Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Күркәм гаилә-2017" бәйгесе дәвам итә...

Пенза өлкәсендә “Күркәм гаилә-2017” бәйгесе дәвам итә. Аның беренче зонасында ярышны мартның соңгы чәршәмбесендә үткәргәннәр. Берничә районны берләштергән зона ярышында 6 гаилә катнашкан. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Пензадагы “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Эльмира Васильева хәбәр итте. “Узган ел без “Әбекәй- матуркай” конкурсы оештырган идек. Проект ел буе дәвам итте, һәм декабрь аенда җиңүчеләрне билгеләдек. Бышка төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез безнең үрнәктә үзләрендә дә шундый чаралар уздыра башлады. Быел исә татарларны гаиләләре белән җәлеп итәргә булдык. Апрель, май айларында да берничә районнан катнашучылар арасында җиңүчеләр сайланачак. I урын яулаучылар октябрь аенда өлкә күләмендә уздырыла торган бәйгегә юллама ала”, - диде Эльмира Васильева. Аның сүзләренчә, бәйгенең төп максаты — татар телен саклау һәм балаларга милләтнең гореф-гадәтләрен, йолаларын тапшырып, телгә мәхәббәт уяту. “Конкурста күп балалы һәм яшь гаиләләр шактый катнаша. Без яшь буынга матур йолаларыбызны күрсәтәбез, милли ризыкларыбыз, аларны гореф-гадәтләребез белән таныштырабыз. Беренче зона ярышында балалар саны гына да 28 иде. Бер гаиләдә хәтта 10 бала тәрбияләнә. Алар барысы да уллыкка һәм кызлыкка алынган. Алай гына да түгел, тәрбиягә алган ике малай — Витя белән Вова  татарча чиста сөйләшә һәм татар җырларын башкара”, - ди проектны тормышка ашыручы. Катнашучыларның барысы да төрле номинацияләрдә билгеләп үтелгән һәм аларга истәлекле бүләкләр тапшырылган.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев