Татар матбугаты
Курган өлкәсендә татар мәдәнияте көннәре үткәрелде
25-31 март көннәрендә Курган өлкәсендә татар мәдәнияте көннәре үткәрелде. Чара 31 мартта өлкә башкаласында БТК башкарма комитеты бюросының күчмә утырышы белән тәмамланды. Элек-электән бу тарафларда яшәүче милләттәшләребезне эчкен татарлары дип йөртәләр. “XVI гасырда барлыкка килгән бу үзенчәлекле төркем себер, касыйм татарлары һәм Идел буе мишәрләреннән тупланган. Эчкен сүзе эчке дигән мәгънәне аңлата.
Бу атама татар ханлыкларында, шул исәптән шибаниларда Сарайда хезмәт иткән кешеләрне, Сарай сакчыларын аңлаткан, шулардан калган. Касыйм ханлыгына да бәйле булырга мөмкин. Алтын Урда вакытында бу җирләр Себер ханлыгына караган. Әлеге йомышлы татарларның утырган җирләре соңрак Оренбург-Себер казак линиясенә туры килүе дә аларның урыс казаклары белән бер үк хезмәттә булулары – чик буйларын саклаулары турында сөйли. XVII гасырның беренче чирегендә Эчкен авылы урыс документларында телгә алына”, – дип сөйләде сәфәргә чыккач алар хакында тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков.
Татарлар өлкәнең алты районында тупланып яши. Сафакүл белән Әлмән районнары, гомумән, татар районы санала икән (милләттәшләребез сан ягыннан өлкәдә икенче урында торса да, әллә ни ишле түгел, 35 мең кеше икән, янә 15 мең башкорт бар, диделәр. Татар мәдәнияте көннәрендә катнашучы Татарстан сәхнә йолдызлары менә шушы алты районда концерт куйган, авыл халкы, милли оешма җитәкчеләре белән аралашкан. 31 март көнне кичен артистларыбыз, татар мәдәнияте көннәре тәмамлану уңаеннан, башкалада, “Курган” мәдәният үзәгендә бик күркәм концерт куйды.
Бу як халкында әле һаман да очрап торучы кыйммәтле табылдыкларга, курганнарга ишарәләп, үзләрен скифларның дәвамчылары дип исәпләүчеләр дә бар. Берничә ел элек әлеге Эчкен авылы кырын сөргәндә скиф чорына караучы көмеш кувшин калдыгы табылган. Аны авылдашлар дүрткә бүлгән (күрәсең, дүртәү булганнар).
Әлеге көмеш кисәкләренең берсен авыл мәчете мөтәвәллияте рәисе, фермер, Курган татарлары конгрессы рәисе урынбасары Әхмәдулла Хәбибуллин, татар мәдәнияте көннәрендә катнашучылар Юлдус авылы мәчетен карап хозурланганда, “Казан” милли мәдәният үзәгендәге музейда саклансын иде, дип БТК башкарма комитеты рәисе Ринат Закировка тапшырды. Әлеге затлы мәчетне шушы Ә. Хәбибуллин салдырган.
Юлдус түгел, Эцкен
Өлкә хакимиятләре 1963 елны Эчкен авылын Шадрин районына кушкач, районда бер төсле атамалы ике авыл барлыкка килгән. Югыйсә ул вакытта ук тегесе шактый кечкенә булган һәм инде анда урыслар яшәгән. “Район үзәгеннән килгән партия райкомы инструкторы Юлдус дип үзгәртергә тәкъдим иткәч, әти-әниләребез каршы килергә базмаган. Югыйсә күпчелек милләттәшләребез әле бүген дә авылыбызны Эцкен дип атап йөртә, әле алай гына да түгел, Төп авыл дип әйтәләр. Авылыбызның элеккеге исемен кайтарасы иде”, – дип уфтанды әлеге уңайдан Ә. Хәбибуллин. Әйе, бу якта с авазын менә шушылай себер татарларындагыча целәштереп әйтәләр. Гомумән, аларның сөйләше себер татарларына якын. Шул ук вакытта себер татарларына хас йөз чалымнары өстенлек итә дип раслап булмый. Авылда меңнән артык кеше яши, ун процентлабы урыслар икән. Каникул вакыты булганга, мәктәптә балалар юк иде. “Унберьеллык мәктәп, җитмеш бала укый, аларның чиреге катнаш яки урыс гаиләсеннән”, – дип аңлатты безгә мәктәп директоры Гөлсинә Байтирәкова. Татар дөньясыннан читтәрәк торулары нәтиҗәсеме, заман шаукымымы: диварда эленеп торган уку алдынгыларының исем-фамилияләре шактый чуар икәне сизелә – Саибабаталов Рануш, Хафизов Римир, Галиева Алина, Мәүлетова Ярослава, Әминова Яна (дөрес, Илдар, Илдуслар да бар). Шадрин район үзәгендәге “Дуслык” татар-башкорт милли мәдәният үзәгендә, кунаклар алдында җырлаган яшүсмер кызларның исемнәре дә шундыйрак: Ралина, Амалия, Виктория. Казан консерваториясендә укучы Ярамир Низаметдинов атлы яшь җырчы егет тә шушы авыл баласы икән (хәер, юлда килгәндә, исемемне Абдуллага алыштырырга җыенам, дип ниятләре белән уртаклашты ул).
Авырткан җирләр
БТК башкарма комитеты бюросы утырышы алдыннан татар җәмәгатьчелеген Курган өлкәсе губернаторы Алексей Кокорин кабул итте. Анда өлкә Думасы рәисе, шәһәр башлыгы, өлкә хакимиятенең башка җаваплы кешеләре дә катнашты. “Милләттәшләребез өчен бик файдалы сөйләшү булды ул. Сез килеп киткәннәнән соң, таянычыбыз, терәгебез барлыгын тойдык. Бу арада мәгариф, мәдәният департаментыннан да, губернаторның эшләр идарәсеннән дә шылтыратып кызыксыналар, ничегрәк ярдәм итә алабыз, дип сорыйлар”, – дип сөйләде безгә соңрак, хәл-әхвәл белешеп шылтыраткач, Курган өлкәсе татарлары конгрессы рәисе Марат Юнысов.
Очрашу барышында Ринат Закиров губернаторга мөрәҗәгать итеп, өлкә татар газетасы оештыруда, Сабантуйны өлкә күләмендәге рәсми бәйрәмнәр исемлегенә кертүдә, татар мәгарифенә игътибарны арттыруда ярдәм сорады. Ни кызганыч, биредәге татар авыллары мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбияты дәресләре бөтенләй диярлек укытылмый яки моңа берешәр сәгать кенә бирелә яисә татар теле дәресе факультатив булып кына кертелә икән.
Югыйсә мәктәп, туган телне укыту планын сайлап алганда, федераль дәүләт белем бирү стандартлары (ФГОС) атнага ким дигәндә өчәр сәгать, ягъни беренче сыйныфтан башлап укыту мөмкинлеге бирә. Әле алай гына да түгел: район мәгариф идарәсе дәреслекләр белән тәэмин итәргә, укытучыларны белемнәрен арттыру курсларына җибәрергә, татар теле укытучылары әзерләргә тиеш була. Милли белгечләрнең урыннарда әзерләнергә тиешлеген аңлатып, Конгресс җитәкчеләренең өлкә-республика башлыкларына мөрәҗәгать итүе зарур бүген. Татар балалар бакчалары өчен тәрбиячеләр әзерләнмәү дә – зур проблема. Заманында Курган өлкәсендә дә педучилищелар булган, тиешле кадрлар әзерләнгән югыйсә. Өлкә мәгариф департаменты башлыгы Елена Корнеевецның тануынча, махсус белемле җиде татар теле укытучысы гына бар бүген Курган җирендә. Билгеле, бик аз бу. Шуңа күрә Татарстаннан белгечләр сорады курганлылар. “Укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре, дин әһелләре дә укытып бирә алабыз. Егет-кызларыгызны Казанга укырга җибәрегез. Квоталарыбыз бар”, – дип вәгъдә итте аларга Р. Закиров. “Бездә “Замандаш” дигән башкорт газетасы нәшер ителә. Татарча газета чыгару мөмкинлеге дә табарбыз. Татарчаны яхшы белгән корректорлар, журналистлар юк бит”, – дигән җавап белән дә килешеп бетәсе килми. Бик яхшылап эзләгән, кызыксындырган сурәттә хәл итеп булмаслык мәсьәлә түгел бу. Курган шәһәрендә төзелеп беткән мәчеткә имам билгеләү мәсьәләсенә өлкә, шәһәр хакимиятләренең игътибары җитеп бетмәвен дә әйтмичә булмый. Ни кызганыч, андагы имамның җирле татарлардан булырга тиешлеген аңлап бетерми әле югарыдагылар. Шул ук вакытта җирле татар мәхәлләсендә дә татулык җитеп бетми төсле тоелды безгә.
Очрашу барышында эчкенлеләр авылның борынгы исемен кайтару зарурлыгын да күтәрде. “Сез моны иң элек үзегез авыл җыены җыеп хәл итәргә тиешсез. Аннан сезнең мө рәҗәгатьне район Советында карарлар. Өлкә Думасы да каршы килмәс”, – дип мондый теләккә каршы килмәячәген җиткерде губернатор.
Шул ук вакытта А. Кокоринның татарларга хәерхаһлы мөнәсәбәтен күрү бик күңелле булды. “Ике ел элек Татарстан Республикасы белән Курган өлкәсе арасында хезмәттәшлек итү турында килешү төзелгән иде. Шуның нәтиҗәсендә үзара хезмәттәшлек ике мәртәбә артты. Авыл хуҗалыгы нигъмәтләре аеруча күп җитештерелә”, – дип белдергән өлкә башлыгының Татарстан белән багланышларны тагын да көчәйтергә теләвен яхшы фал дип кабул иттек без.
Сыныкка – сылтау
БТК башкарма комитеты бюросы утырышында да милли мәгариф проблемалары үзәктә орды. Юлдус-Эчкен авылы мәктәп директоры Гөлсинә ханым анда татар теленең атнага бер генә сәгать укытылуын ата-аналарның баларына туган телебезне укытырга теләге булмавы белән аңлатып маташты. Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге даими вәкиле Ринат Садриев моңа: “Бер сылтау гына бу. Димәк, ата-аналар белән эшләмисез. Бүген Свердловск өлкәсендәге 19 татар мәктәбенең 17сендә татар теле һәм әдәбияты өчәр сәгать укытыла. Без вәкиллек каршында татар мәктәпләре директорлары советы оештырдык. Эшлисегез килмәсә, мәгариф стандартлары мөмкинлек биргәнчә укытмасагыз, китәсез. Урыныгызга кеше табарбыз, дип аларга катгый таләп куйдык”, – дип җавап бирде. Казандагы 2 нче татар гимназиясе директоры Кәмәрия Хәмидуллина исә үзләрендә барча фәннәрнең татарча укытылуы, хәтта берничә урыс баласының да укуын аңлатты, Эчкенгә дәреслекләр җибәрергә вәгъдә итте. ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары Расих Сабирҗанов исә каләм тибрәтүчеләр булган сурәттә Татарстан язучыларының ярдәмгә әзер булуын җиткерде.
Шөкер, элемтәләр дәвам итә. 20-22 апрельдә Курган педуниверситетында “Көнбатыш Себердәге урта гасыр төрки-татар дәүләтләренең тарихы, икътисады һәм мәдәнияте” дигән өченче бөтенроссия конференциясе уздырылачак. Анда Мәскәү, Петербург, Омск, Казахстан галимнәре белән беррәттән Татарстан галимнәре дә чыгыш ясаячак.
– Сезнең җирләр әле бик аз өйрәнелгән. Шәт җәен казынулар алып бару өчен өч-дүрт Казан археологыннан торган төркем җибәрербез, – дип тә вәгъдә бирде Ринат Закиров ахырда курганлыларга.
Рәшит Минхаҗ
Чыганак: https://www.vatantat.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев