Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Күренекле татар галимәсе, филология фәннәре докторы, профессор Фәһимә Миргали кызы Хисамова вафат

Бүген күренекле татар галимәсе, филология фәннәре докторы, профессор Фәһимә Миргали кызы Хисамова вафат булды. 1 декабрьдә аңа 82 яшь тулырга тиеш иде.
Фәһимә апаны татар җәмәгатьчелегендә, төрки телле фәндә белмәүче кеше бик сирәктер. Татар теле белемен, морфологиясен аның исеменнән башка күз алдына китерү дә мөмкин түгел.
Фәһимә апа 1936 елның 1 декабрендә Ютазы районының Кәрәкәшле авылында дөньяга килә. 1955-1960 елларда Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегендә укый. 1967-1970 елларда — Казан дәүләт университетының татар теле кафедрасы каршындагы аспирантурада укый (җитәкчесе проф. Д.Г. Тумашева). 1971 елда филология фәннәре кандидаты исеменә лаек була. 1995 елда «Иске татар рәсми язуының гамәлдә булуы һәм үсүе (XVI – XIX гг.башы») темасына филология фәннәре докторлыгына диссертация яклый. 1998 елдан — профессор. 1999-2007 елларда КДУның татар филологиясе һәм тарих факультетының татар теле кафедрасы мөдире булып эшли. Халыкара төрки академиянең хакыйкый әгъзасы, Татарстанның атказанган укытучысы, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе.
Фото: kpfu.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев