Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Күпме генә җитәкче ясарга тырышсак та, баяныңнан аерыла алмассың диделәр" - Айзат Шәйхелмәрданов (видео)

Баянчы, гармунчы, автор-башкаручы һәм биюгә оста булган Айзат Шәйхелмәрданов GONGTV спорт һәм музыка каналының “Йолдызлы алачык” тапшыруында катнашты. Танылган “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамблендә солист булган, Балтач районының клублар челтәрен озак еллар җитәкләгән артист бүген Казанда бик күп танылган җырчыларның концертларын иҗаты белән баетып, тулыландырып тора.

“Йолдызлы алачык” тапшыруының музыкаль чыгарылышында Айзат Шәйхелмәрданов гармунда да уйнар, тамашачыларга беренче булып өр-яңа җырын да тәкъдим итәр.

Матбугат.ру

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев