Бу закон 2011 елда ук гамәлгә керде. Шуның нигезендә өч яки аннан да күбрәк балалары булган гаиләләр бушлай җир кишәрлеге белән тәэмин ителергә тиеш. 2012 елда безнең Татарстан да бу бик кирәкле һәм вакытлы эшкә кушылып, Биектау районының Каймар һәм Лаеш районының Сокура бистәләре янындагы буш җирләрне Казанның күп балалы 2649 гаиләсенә бүлеп биреп сөендерде. Ләкин шуның белән демографиягә ярдәм итүче гаиләләргә тиешле кишәрлекләр бетеп китте. Ләкин аңа карап чират кимемәде. Киресенчә, көннән-көн арта гына торды. Бүген инде башкалабызда бушлай җиргә хокуклы гаиләләрнең саны 7 меңнән дә күбрәк. Аларны да җирле итү турында ныклап уйлана торгач, Биектау районының Дачный һәм Красносельский тирәләрендә тагын буш кишәрлекләр табылган. Шулай итеп. тагын 2800 гаилә җирле булачак. Элек бирелгән Каймар һәм Сокура бистәләре тирәсендә дә 230 гектар чамасы яңа кишәрлекләр үз хуҗаларын көтә. Алар ярдәмендә тагын 1500 гаилә җирле булыр дип көтелә. Ә менә иң бәхетлеләр бу үзләренә тиешле җирне Казан эченнән, Константиновка бистәсеннән алачак. 24 октябрь көнне шундый 11 гаилә үзләренең җирләре белән таныштылар. Бу бәхет Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов белән килешеп, биш яки аннан да күбрәк балалары булган зур гаиләләргә елмаячак. Дүрт балалы гаиләләр Биектауның Дачный тирәсендә, өч балалылар Сокуры һәм Каймарда төпләнәчәк. Бу эшнең башында торучылар Константиновкада җирләр күбрәк гаиләгә булыр дип өметләнсәләр дә, юллар, төрле чокыр-чакырлар булу сәбәпле, бәхетлеләрнең саны 260тан 200гә генә калган. Үзләренә тиеш җирне Константиновкадан алучыларның бәхетенә чынлап көнләшерлек. Чөнки башка күп балалы гаиләләр җирне уты да, суы да, юлы да, газы да әлегә булмаган (алар проектта бар инде, урамнары, мәктәп-бакчалары да ясалган) булачак бистәләрдән алды. Өченче баласы тугач та күп балалы статусына ия булып, җир алган, күкрәк баласын күтәреп, танышырга килгән гаилә шуның кадәр “юк”лыкта ничек итеп нигез кора алыр икән?! Шуңадыр инде кайберәүләр үзләренә тиеш бу җирне сата да башладылар, Ул хосусыйлаштырылган: сатарга да, бүләк итәргә дә була. Сатучысы булгач, алучысы да табыла, билгеле. Хәер, Каймар ягында боз кузгала дисәң дә ярый. Электр баганалары утырта, төп юл сала башлаганнар. Ә Сокуры моңардан мәхрүм әле. Ялан басу уртасындагы бу булачак бистәләрне утлы-сулы, юллы-газлы, гомумән, XXI гасыр кешесе яшәрлек цивилизацияле итәр өчен, 42 миллиард сум кирәк икән. Һәр тиен исәптә заманда аны каян алырга да белмәүләре гаҗәп түгел. Күп балалы гаиләләр саны кисәк кенә артып киткәч, ил башлыклары бер яктан сөенсә, ә икенче яктан борчыла - буш яткан җир табу проблемасы кабыргасы белән килеп баса. Җитмәсә, соңгы елларда күп балалы гаиләләрнең хәйләкәррәкләре шәһәрдә җирле булыр өчен, Казанга пропискага кереп, чиратка баскан. Шуңа да соңгы вакытта шәһәрдә яшәү чоры 5 ел һәм аннан да күбрәк булган гаиләләргә генә җир кишәрлеге бирү турында сүзләр йөри башлады. Ләкин әле хәл ителеп бетмәгән. Чөнки бу проблема үзе дә кимүгә таба бара. Үзләренә тиеш җирнең башкаладан утыз чакырым ераклыкта һәм бер уңайлыгы да булмаган басудан биреләсен белгән кешеләр кабаттан туган якларына, үз район-авылларына кайта башлаган. Җиргә хокукы булган барлык гаиләләрне кишәрлек белән тәэмин итү өчен, гаилә әгъзаларының яшәгән кайда, җирне шуннан бирү турында да уйлашалар. Әйтик, Арчада туганнарга Арчадан, Сабадагыларга - Сабадан. Бу районнарда җирләргә алай кытлык түгел бит. Татарстан буенча, күп балалы гаиләләрне җир белән тәэмин итү 72 процентка үтәлгән. Бу шактый әйбәт күрсәткеч. Тик менә Казан гына әлегә мактаулылар рәтенә баса алмый. Башкалада бу сан ике тапкыр кимрәк - 36 процент кына. Менә күптән түгел генә бәхетле яңа хуҗаларын тапкан җир кишәрлекләре бу санны арттырырга ярдәм итәр дип ышанасы килә.
Чыганак: http://www.shahrikazan.com
Нет комментариев