Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Кукмара шәһәрендә "Туган тел бәйрәме" үткәрелгән

Тукай туган көне уңаеннан Кукмара шәһәре «Миләшкәй балалар бакчасында бик матур «Туган тел бәйрәме» үткәрелде. Бәйрәмдә “Ак калфак” һәм “Салават күпере» оешмасы да катнашты. Кичә ахырында Җиһаншина З.Н., делегат буларак,” Ак калфак”ның V форумы һәм Халыклар дуслыгы съездында күтәрелгән мәсьәләләр турында сөйләде. Р.Минегалиев исә якташ язучылар, иҗат берләшмәсе белән таныштырып, бүләкләрен өләште. Балаларны милли рухта тәрбияләү өстендә яхшы эшләүләрен билгелп, коллективка “Ак калфак” һәм “Салават күпере” оешмасы исеменнән Рәхмәт хаты тапшырылды. Бүгенге көннән коллектив “Ак калфак” оешмасы белән бергә эшләргә теләк белдерделәр. [gallery ids="25938,25939,25940"]
Бөтендөнья татар конгрессы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев