Татар матбугаты
Сентябрьдә Татарстанда Болгар ислам академиясе бинасы тапшырылачак
Кичә Татарстан Республикасының Дәүләт киңәшчесе, "Яңарыш" Республика фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгарга эшлекле сәфәр кылды. Биредә ул Болгар ислам академиясе һәм «Кол Гали» кунакханәсе төзелеш мәйданында күчмә киңәшмә уздырды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Искә төшерәбез, Болгар ислам академиясе оештыруны Россия Президенты Владимир Путин хуплады. Минтимер Шәймиев белдерүенчә, аны төзү караланган график буенча югары темплар белән бара.
Академиянең беренче ташы 2016 елның 21 маенда салынган иде. Ун айдан соң гомуми төзү эшләре тулы күләмдә башкарылган. Хәзер биналарның эчке өлешен бизәү эшләре бара. Шулай ук эчке инженер челтәрен монтажлыйлар. Әйләнә-тирәне төзекләндерү буенча да эзерлек эшләре бара.
Киңәшмәдә Болгар ислам академиясе һәм Ак мәчет арасында җиләк-җимеш бакчасы булдырырга ниятлиләр.
Болгар ислам академиясе комплексы белән танышканнан соң Минтимер Шәймиев: «Безгә ошады. Проектчылар һәм төзүчеләр эшеннән канәгатьбез. Без быел уку елы башланганчы бинаны тапшырырга телибез. Шигебез юк: 1 сентябьргә тапшырачакбыз», - диде.
Киңәшмә «Кол Гали» кунакханәсе төзелеш мәйданында дәвам иткән. Әлеге объект XIV гасырның тарихи объекты Ак пулат үрнәгендә торгызыла. Төзелеш монда 2015 елның апреленнән бара. Ул Болгар шәһәренең тарихи чикләреннән чыгып, Идел ярының көнчыгыш ягында бара.
Подряд оешма җитәкчесе – “Грань” ҖЧҖ генераль директоры Леонид Анисимов бүгенге көндә монолит каркас һәм кунакханә түбәсе куелган дип белдерде. Шулай ук диварлар һәм бүлмәне бүлүче эшләнмәләр кирпеч белән тышланган, тәрәзә һәм витраж корылмалар монтажланган, монда алып килүче юл салынган. Хәзер комплексның барча биналарында эчке инженер челтәрен үткәрү эше бара.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев