Татар матбугаты
Космонавтика көне уңаеннан КФУның астрономия обсерваториясе кичке бәйрәм программасын тәкъдим итә
1263
0
0
Бүген 12 апрель, Космонавтика көнендә, КФУның В.П.Энгельгард исемендәге астрономия обсерваториясе кичке бәйрәм программасын тәкъдим итә. Бу хакта КФУның матбугат хезмәте җиткерде.
Өч кичке сеанс вакытында фәнни-популяр лекцияләр тыңларга, борынгы уникаль телескоплар, шул исәптән Меридиан түгәрәге һәм Энгельгардтның яраткан телескобы - 40 сантиметрлы рефракторы белән танышырга тәкъдим итәчәкләр.
Кояш батканнан соң, аяз һава булган очракта, телескоптан күк йөзен күзәтергә мөмкин булачак.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Поделиться:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев