Татар матбугаты
Кошның ике канаты кебек... (РИУ бүлек мөдире Нәзирә Гыйззәтуллина белән әңгәмә)
Бу көннәрдә Татарстан мәдрәсәләрен тикшерәләр. Юк, Казан, Мәскәү чиновниклары түгел. Укыту эшендә нинди кыенлыклар бар икән дип, ТР Диния нәзарәте тарафыннан оештырылган төркем кызыксына. Әлеге эшнең барышы турында төркемнең тәҗрибәле, абруйлы әгъзасы, Россия Ислам университетының уку-укыту бүлеге мөдире Нәзирә Гыйззәтуллина белән әңгәмә кордык.
– Бисмилләһир-рахманир-рәхим! Мәгълүмдер: 2016 нчы елдан республикабызның барча мәдрәсәләрендә уку-укыту стандартлары кертелде. Менә шуларның үтәлешен тикшерү, методик ярдәм күрсәтү максатында, мәдрәсәләргә барып, мөгаллимнәр, шәкертләр белән аралашып кайтабыз. Бездә лицензиясе булган тугыз дини-һөнәри уку йорты, ягъни мәдрәсә бар. Университетыбыздан тыш, Казанда өч мәдрәсә, янә Чаллы, Әлмәт, Буа, Мамадыш, Кукмара, Ырыссуда мәдрәсәләребез бар. Былтыр да тикшергән идек. Шөкер, табылган кимчелекләрнең бөтенесе дә диярлек бетерелгән. Хәзер инде ничек телиләр, булдыра алалар, шулай укыталар дип әйтеп булмый. Бөтен документлары тәртиптә. Укыту программалары эшләнгән, расланган. Лицензиясе булган Казан мәктәп-гимназияләренә нинди таләп куелса, мәдрәсәләргә дә шундый ук таләпләр куела. Дәресләргә дә керәбез, укытучыларның планнары үтәлешен дә тикшерәбез.
– Узган ел нинди кимчелекләргә тап булдыгыз?
– Алай гына мулла кызында да була инде, диләрме әле? Казан федераль университетында, педуниверситетта да эшләгән кеше буларак, әйтә алам: аларда – бөтенләй башка дөнья, бу инде тикшерүчеләр килгәндә генә барлыкка килгән мохит түгел. Чисталык, әдәп ягына да, шәкертләр белән остазларның мөгамәләсенә дә исең китәрлек! Дөнья ваклыкларыннан арынып торыйм дисәң, менә шушындый мохиткә эләгергә кирәк. Ихласлык ягыннан кукмаралылар бигрәк тә аерылып тора. Инде кимчелекләргә килгәндә, алар нигездә эчтәлеккә кагылышлы, сәгатьләр санының туры килмәве яки әлеге семестрда теге яисә бу фәннең укытылмавы, төшеп калуы... Мәдрәсәләрне болай да даими рәвештә Мәгариф министрлыгыннан тикшереп торалар. Шундый җитди оешмалар тикшереп штрафлар салганчы, без килеп хаталар тапсак, бергәләп төзәтсәк, яхшырак бит инде. Миңа калса, дәреслекләрнең шактый катлаулы фәнни телдә язылуы да кыенлык тудыра. Әле менә күптән түгел генә мәчет каршындагы курслар, ягъни якшәмбе мәктәпләре өчен уку әсбабы чыкты. Гади, аңлаешлы, бернинди дини белеме булмаган кеше дә үзләштерерлек мәгълүмат бирә дип кабул иттеләр аны.
– Хәзерге вакытта мәдрәсәләребездә күпме кеше укый?
– Россия Ислам университетын да кертеп исәпләгәндә, мәдрәсәләребездә көндезге бүлектә 638 кеше белем ала, читтән торып уку бүлегендә – 1351, кичен укучылар – 1974. Әйе, көндез укучылар азрак. Нишләп алар аз дип, мәдрәсә җитәкчеләрен сүгеп тә торалар. Әмма сан артыннан куып, сыйфат ягын онытырга ярамый. Һәр мәдрәсә үзенчәлекле. Аз санда шәкертләр чыгарсалар да, дини белемгә ия, менә дигән белгечләр әзерлиләр.
– Кайбер депутатлар, анда бит “икелегә-өчлегә” укучылар гына бара, алардан ни көтмәк кирәк, дип дәгъва белдерә.
– Алай дип әйтмәс идем. Мәдрәсәләрдә ике дөньяви дипломы булганнар да, фән кандидатлары да укып йөри. Күп кенә әфәнделәребез шуны аңлап бетерми: кошның ике канаты булган кебек, адәм баласы дөньяви белем дә, дини гыйлем дә алырга, дөньяви белем белән генә чикләнмәскә тиеш. Шуңа күрә кичен һәм читтән торып укучыларның берничә мәртәбә артык булуы гаҗәп түгел. Әле дини гыйлем бирүче якшәмбе мәктәпләре бар. Былтыр, мәсәлән, аларда утыз меңнән артык кеше укыды. Былтыр якшәмбе мәктәпләрендә укытучыларның аттестациясе дә үткәрелде. Нәзарәт аларның белемен дә тикшереп торырга булды. Әлеге өлкәне яхшылап өйрәнәсе бар әле.
– Кызыксынганыгыз бармы: көндезге бүлеккә килүчеләр нигә аз?
– Һөнәри дини белем алу турында сүз йөртәбез икән, иң беренче кыенлык шунда: укып бетергәч, эшкә урнашу читен. Икенчедән, халыкка дини гыйлем алуның әһәмиятен аңлату җитми. Өченчедән, дини даирәдәге кешеләр яшәеше, үз-үзен тотышы белән үрнәк булып торса, халык дингә ныграк тартылыр иде.
– Әле монда имамнарыбыз тел остасы булсын иде дигән теләк-таләпне дә өстәргә кирәктер. Әгәр хәзрәт гади генә сүзне дә бозып әйтә, телебезне ватып-сындырып, әйтик, “хөсетчеләр“ дип сөйли икән, мондый хәл аны һич бизәми.
– Бу инде имамнар проблемасы гына түгел. Минемчә, тел белмәү яки бозып сөйләү – җәмгыятебез проблемасы ул. Югыйсә бездә – РИУда татар теле һәм әдәбияты кафедрасы да оештырылды. Шуңа карамастан, кеше гаиләдә авыз тутырып әти-әнисе белән туган телебездә сөйләшеп, аралашып үсми, матур әдәбият укымый икән, аның матур итеп татарча вәгазь сөйли алачагы икеле. Тәрҗемә итеп сөйләгән кешедән матур, йөгерек сөйләм, сурәтле фикерләү көтү мөмкин түгел! Вәгазь бит әле ул чын күңелдән булырга, йөрәктән чыгарга тиеш. Җөмлә төзеп маташкан кешенең нотыгы, табигый, ясалмарак килеп чыга.
– Татарстанда үрнәк алырлык нинди вәгазьчеләр бар?
– Миңа бик күп кеше белән аралашырга туры килә. Күпләр Рамил хәзрәт Юнысовның, Йосыф хәзрәт Дәүләтшиннең вәгазьләрен бик рәхәтләнеп тыңлаганын әйтә. Гаҗәп тә түгел: саф татар телендә, гади, аңлаешлы! Кеше матур, сурәтле итеп, хәзерге тормыштан, заманга бәйле мисаллар китереп сөйли белсә, әлбәттә, башкаларны җәлеп итә.
– Бәлкем мәсьәләне шул рәвешле куяргадыр: икенче белем итеп дини гыйлем алырга кирәк. Әйтик, яшьләр берьюлы мәдрәсәдә дә, мәктәптә, училищеда яки вузда да укый ала ич.
– Чынлап та, шулай. Әле менә без берничә көн элек кенә Буа мәдрәсәсен тикшереп кайттык. Быел анда көндезге бүлеккә 13 шәкерт кергән. Аларның көн тәртибе шундый: балалар, иртән торгач, намазларын укып, иртәнге аш ашыйлар да дөньяви белем алырга китәләр. Медицина һәм ветеринария училищесында белем алалар. Шуннан кайткач, бераз ял итеп, тукланалар да дини гыйлем алуга керешәләр. Шушылай дөньяви белем дә, дини гыйлем дә алалар. Әти-әнинең дә бала өчен җаны тыныч, чөнки менә дигән остазлар, тәрбиячеләр бар. Намазын да укыйлар, Коръән дә өйрәнәләр – менә дигән мөмкинлекләр тудырылган. Бәлкем моны бүтән ата-аналар белеп бетермидер. Интернет һәм башка вәсвәсәләр тулып яткан бу заманда балаңның дөньяви һәм дини белем алуын, дөньяга яраклашкан кеше булып җитешүен телисең икән, бу – бик яхшы вариант. Билгеле, бу яшьләрдән шактый зур тырышлык, үҗәтлек таләп итә. Тегесендә дә, монысында да зачет-имтиханнар бар. Әмма дингә якын булгангамы, шәкертләр яхшы гына уңышларга ирешә. Әнә Ислам дине кабул ителүнең мең еллыгы исемендәге мәдрәсә шәкертләре икенче белгечлек итеп умартачы һөнәре үзләштерә. “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә укучы кызларның тегүчелек һөнәре үзләштерүе начармыни?! Сер түгел, мәдрәсәләргә беренче чиратта имамнар әзерләү таләбе куела. Шул ук вакытта дини гыйлем алырга теләгән кызлар барыбер укырга керә, укый, укыячак. Гаиләдә бала тәрбияләү өчен дә бик мөһим бу. Алар бит әле мәчет каршындагы курсларда, мәдрәсәләрдә сабак бирә.
– Чит илләрдә укып кайткан белгечләр мәдрәсәләребездә сабак бирә алсын өчен, Мәскәүгә барып, дипломнарын Россия таләпләренә тиңләштерү мәсьәләсе дә бар бит әле.
– Әйе, РФ Мәгарифкә күзәтчелек итү департаментының таләбе бу. Аның дипломы расланырга, рәсми тел белән әйткәндә, нострификация үтәргә тиеш. Шуңа күрә ул мөгаллимнәр, РИУга укырга кереп, югары белем алып чыга. Әле Болгар Ислам академиясе алдында да шушы ук мәсьәлә килеп басачак. Лицензия алу өчен аңа да чит илләрдән килгән галимнәрнең дипломнарын безнең таләпләргә тиңдәйләштерергә туры киләчәк. Укыту башланганчы ук без аларның документларын Мәскәүгә җибәрергә тиеш. Мәдрәсә булсынмы, бакалавриат, магистратура юнәлешләре ачылсынмы, хәзер уку йортларына бик зур таләпләр куела.
– Хәзер бөтен мәдрәсәләр дә бер үк төрле дәреслекләрдән укытамы?
– Шушы стандарт кабул ителгәндә, мөфти хәзрәт һәм голәмәләр шурасы тарафыннан дәреслекләр исемлеге расланды. Диния нәзарәте тарафыннан мәдрәсәләргә әлеге китаплар кайтартылды. Һәрхәлдә көндезге бүлектә укучыларга җитә, ул дәреслекләрнең интернетта электрон вариантлары да бар. Ялгышмасам, әлегә ике фәннән генә дәреслек чыгып бетмәгән. Берсе аның – мантыйк, икенчесе – фәнни эшне башкару тәртип-таләпләре.
Рәшит Минһаҗ
Чыганак: http://www.vatantat.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев