Татар матбугаты
Корылтай алдыннан кайбер уйланулар (Фәһимә Хисамова)
Бу көннәрдә Татарстан Республикасы, бөтен дөньядагы татар халкы Бөтендөнья татар конгрессының алтынчы корылтаена әзерләнә. Конгресс җитәкчелеге, үткән елларга күзәтү ясап, эшләгән эшләргә, кылган гамәлләргә хисап тота.
Татар тормышы, яшәеше өчен Бөтендөнья татар конгрессының әһәмияте гаять зур, ул кыйтгаларга таралган татарларны барлауда, туплауда һәм берләштерүдә әйтеп бетергесез эш башкара. Читтә яшәгән татарлар өчен ул ныклы таяну ноктасы, сыену урыны булып тора. Конгресс хезмәткәрләре татар яшәгән һәр төбәккә барып, андагы тормыш-көнкүрешне, яшәү шартларын өйрәнеп, милли мәгариф һәм мәдәният, милли тәрбия бирү өлкәсендәге эшчәнлеккә һәрдаим ярдәм күрсәтәләр, милли бәйрәмнәр, конференцияләр, җыеннар үткәрәләр.
Россия төбәкләреннән, чит илләрдән милләттәшләребезне Казанга җыеп, төрледән төрле чаралар үткәрә: Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены, Бөтендөнья татар хатын-кызлары Форумы, Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы һ.б. әнә шундыйлардан. Бу җыеннар милләтне туплау белән бергә, төрле төбәкләрдә яшәгән татарларның көнүзәк проблемалары белән танышып, ул мәсьәләләрне чишү юлларын эзли.
Быелгы корылтайның төп үзенчәлеге – яңа идарә составын сайлау. Безнеңчә, яңа состав яңа көч, яңа дәрт, яңача караш белән эшкә керешер. Моның өчен барлык мөмкинлекләр бар. Конгресска теләктәш булган, ярдәмгә килергә әзер торган оешмалар, шәхесләр дә җитәрлек.
Быелгы корылтай уңаеннан Конгресс эшчәнлегенә бәйле туган кайбер фикерләргә тукталасыбыз килә.
Бөтендөнья татар конгрессының төп максаты – татарның үсеш стратегиясен билгели торган карарлар кабул итү, туган телне, милли мәдәниятне саклау, тарихны өйрәнү һәм пропагандалау, яшь буында татар горурлыгы тәрбияләү. Бу максатны тормышка ашыру юлында конгресс үз көчен һәм татар зыялыларының киңәшләрен, белемнәрен кулланып эш итәргә тиеш. Галимнәр, язучылар, мәдәният хезмәткәрләре конгрессның төп тянычы һәм кинәшчесе булырга тиешлеге табигый.
Алда әйткәнебезчә, конгресс бик күп чаралар үткәрә. Әлеге чараларда татар мәркәзеннән еракта яшәгән, әмма татарның рухи һәм матди мәдәниятен халыкка таратучы шәхесләр җыела. Аларга күңелле экскурсия һәм концертлардан тыш, татар фәнен өйрәнүче галимәрнең фикерләре дә гаять файдалы булыр иде. Моның өчен барлык шартлар да бар. Казан федераль университеты институтлары, университет китапханәсе фондлары, музейлары халкыбыз тормышын тагын да тирәнрәк ачарга ярдәм итәр иде. Чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез Казан университетында милли кадрлар әзерләүгә тудырылган шартлар белән таныша алырлар иде. Кызганыч, сонгы елларда Россиянең татарлар җыелып яши торган төбәкләрдән татар теле һәм әдәбияты белгечлеге буенча югары белем алырга теләгән яшьләрнең саны кими башлады. Ә төбәкләргә татар теле укытучылары бик кирәк. Моннан чыгу юлын да Бөтендөньятатар конгрессы таба ала, чөнки бу юнәлештә конгрессның эш тәҗрибәсе шактый зур. Ел саен Кытай халык республикасыннан килеп укый торган милләттәшләребез Татарстан Республикасы хисабына белем ала, туган телебезне, тарихыбызны өйрәнә. Казан федераль университетында татар тарихы, төрки халыклар тарихы буенча укырга махсус кабул итү бар. Төбәкләрдә яшәүче татар балаларын Татарстан югары уку йортларнына өстенлекле кабул итү оештырыла. Ә нигә соң татарлар яшәгән төбәкләр өчен татар теле һәм әдәбияты укытучыларын да махсус килешүләр, грантлар белән әзерләмәскә?! Конгресс тырышса, бу эшне эшли ала, һәм, әйтергә кирәк, бу конгресс эшчәнлегенең төп максаты! Ел саен бу юлдан 10-15 студент кына югары белем алса да, төбәкләрдә татар теле һәм әдәбияты укытуның сыйфаты артыр, дәрәҗәсе күтәрелер иде, яшь укытучы кадрларга кытлык та кимер иде. Хәтта төбәкләргә татар теле, әдәбияты белгечләре әзерләү буенча университет махсус уку планы да әзерли ала, мондый мөмкинлек тә бар.
Шуны да искәртеп үтәргә кирәк, чит төбәкләрдәге татар теле һәм әдәбияты укытучыларының белемен күтәрүдә дә конгрессныңярдәме кирәк. Төбәкләрдәге татар теле укытучыларына, Казанга килеп, белем күтәрү курсларында уку, заманча технологияләр, методикалар белән танышу мөмкинлеге бик аз. Конгресс Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлагыннан ярдәм сораса, Казан федераль университеты белән бергә бу эшне югары дәрәҗәдә башкарып чыгып булыр иде.
Бөтендөнья татар конгрессы һәм Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты арасында хезмәттәшлек турында килешү бар. Бу килешү нигезендә уртак проектлар эшләнә, университет оештырган төрле чараларда конгресс хезмәткәрләре дә катнаша. Ә икенче яктан, конгресс үз җыелышларына, форумнарына татар галимнәрен, бигрәк тә, бердәнбер булган татар теле һәм әдәбияты укытучыларын әзерли торган Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе галимнәрен бик аз чакыра. Нигездә, бер-ике кеше белән чикләнә. Барлык чараларда, чит илләргә сәфәрләрдә галимнәр күбрәк катнашса, лаеклы ялда булган олы, олпат галимнәр җәлеп ителсә, аларны дөньяга сибелгән татарлар күрсә, аларнын фикерен ишетсә, чит җирләрдәге милләттәшләребезнең үзаңы тагын да үсәр, милли горурлыгы тагын да артыр, үткән тарихыбызгаобъектив, дөрес караш формалашыр иде.Ә бит бу галимнәр татар теле, әдәбияты, мәдәнияте өлкәсендә республикабызда, илебездә генә түгел, ә дөньяда танылган затлар. Кызганыч, конгресс шушы зур, көчле потенциалны тулысынча файдаланмый.
Конгресс һәм университетның эшчәнлегенең тагын бер кисешү ноктасы ул – Каюм Насыйри институты. Бу ике оешма бер максатка – туган телебезне саклау һәм өйрәтү, үстерү һәм киләчәк буыннарга җиткерү, киң катламнарга таратуюлында хезмәт итә. Бу юнәлештәге эшчәнлекне дә бергә алып барырга кирәк дип уйлыйбыз. Төбәкләрдәге оешмалар, андагы тел өйрәтү түгәрәкләре, якшәмбе мәктәпләре Каюм Насыйри институты тирәсендә берләшсеннәр иде (үзәкләр Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа, Екатеринбург, Пенза, Астана һәм Бишкек шәһәрләрендә бар). Бу институт фәнни-методик ярдәм күрсәтеп, тел өйрәтүнең алдынгы алымнары белән таныштырып, укытучыларга консультацияләр бирә алыр иде.Безнең уебызча, Конгресс Каюм Насыйри Институтын төрле яктап пропагандаларга һәм уртак эшчәнлектә отышлы файдаланырга тиеш.+
Тагын бер тәкъдим әйтәсе килә. Соңгы елларда махсус стипендияләр бирү бик популярлашып китте. Конгресс читтән килеп татар теле һәм әдәбияты белгечлеге буенча белем алучы студентларга танылган татар шәхесләренең исемле махсус стипендиясен булдырса, төбәкләрдән килеп укучы студентлар өчен бер яхшы стимул булыр иде; чит илләрдә яшәүче татарларның телен, фольклорын өйрәнү юнәлешендә студентлар катнашында экспедицияләр оештыруда ярдәм итсә, яшь буынның рухи мирасыбызга игътибарын арттыруга, төрле төбәкләрдә яшәүче яшь буын вәкилләренең үзара аралашуына да этәргеч булыр иде.
Кыскасы, фикеребезне төгәлләп шуны әйтәсе килә: Бөтендөнья татар конгрессы киләчәктә үз эшчәнлегенә тагын бер кат гадел тәнкыйди караш ташлап, эш алымнарын заманчалаштырып, киң җәмгатьчелеккә сәхнәдән күрсәтә торган эшләр белән генә түгел, ә татар милләте үсешенә, яшәешенә, рухи һәм матди мирасын саклауга файда китерерлек гамәлләргә игътибарын тагын да арттырсын иде.
Филология фәннәре докторы, профессор Фәһимә ХИСАМОВА Матбугат.ру
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев