Татар матбугаты
Коръәнне ЮНЕСКО исемлегенә кертергә җыеналар
Бу турыда бүген Казанда узган "Коръәннең Казан басмасы: тарихи кыйммәте һәм киләчәге" дип исемләнгән халыкара ислам дини-илаһият конференциясендә билгеле булды.
“Мөселман кешесе үзенең әхлагын дөресләр, иманын ныгытыр өчен Коръән китабына таяна. Китапның сатуга чыгуын милләттәшләребез күптәннән көттеләр, иншаллаһ, киләчәктә изге китап халыкара дәрәҗәдә үзенә тиешле, лаеклы урын алыр дип ышанып калабыз. Бүген форумда Коръәнне ЮНЕСКО исемлегенә кертү хакында сөйләшәчәкбез. Моның өчен чит илдән белгечләрне дә җәлеп иттек”, - дип белдерде Изге Коръән һәм Пакъ Сөннәтне өйрәнү үзәге директоры Фәрид хәзрәт Сәлман.
Чараны Коръән һәм Сөннәтне өйрәнүләр үзәге, Татарстан мөфтияте, Болгар ислам академиясе оештыра.
Конференциягә Ливан, Мисыр, Сирия, Ирак, Бахрейн, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Согуд Гарәбстаны, Йордания, Палестин, Иордания, Алжир, Ливия, Марокко, Сенегал, Төркиядән абруйлы һәм танылган галимнәр җыелды.
Согуд Гарәбстаныннан килгән Фәнни матбугат советы әгъзасы Ал Зоуби Мохамед Тмим фикеренчә, Коръәннең Казан басмасы – мөселманнар тарафыннан басмага әзерләнеп, мөселманнар бастырган иң беренче басма булуы белән кадерле. “Коръән – Аллаһы Тәгаләнең Мөхәммәд өммәтенә биргән олы бүләге. Бирелгән бүләкне хөрмәтләү тиеш. Коръән мөселманнар өчен изге китап. Бу китап үзенә карата хөрмәт таләп итә. Аны югары дәрәҗәгә күтәрә алсак бик яхшы булыр иде”, - диде ул.
Билгеле булганча, 2016 елда нәзарәт тарафыннан бастырып чыгарылган Коръәннең яңа басмасы узган елда Россиядә ислам үсеше тарихына кереп калды – ул рәсми рәвештә дөньякүләм стандартларга тәңгәл килә дип танылды.
Коръән Сириянең вакфлар министрлыгы каршындагы Коръән эшләре буенча Югары комиссиясе тикшерүен уңышлы үтеп, халыкара стандартларга яраклык турындагы Шәһадәтнамәгә ия булды. Әмма Нәзарәт шушы казанышта туктап калмыйча, Коръәннең өченче, яңартылган һәм камилләштерелгән басмасын әзерләүне дәвам итә.
Шуның белән беррәттән Нәзарәт белгечләре тарафыннан Коръәнне рус һәм татар телләренә тәрҗемә итү эшен алып бара.
ТР Президенты Департаментының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча дини оешмалар белән хезмәттәшлек итү идарәсе җитәкчесе Марат Хисамиев бүгенге дөньяви җәмгыятьтә ислам дине зур урын алып тора дип билгеләп узды. “Ислам институтлары оешу, авыл-шәһәрләрдә мәчетләр төзелү, намазга йөрүчеләрнең күпчеле яшьләр булуы куандыра. Татарстанда милли хәрәкәт эшчәнлегенә зур игътибар бирелә. Бүгенге конференция дә моның ачык мисалы. Бу очрашу уңай нәтиҗәләр бирер дип ышанам”, - диде ул.
Белешмә өчен: Беренче Коръән басмасы Екатерина II нең 1787 елгы карары нигезендә дөнья күрә. Гарәп графикасы нигезендә шрифтлар татар дин әһелләре тарафыннан ясала. Нәкъ шул хәрефләр нигезендә Коръәннең мәшһүр “Казан басмасы” барлыкка килә.
Ләйлә Хәкимова, Татар-информ
Фото: Салават Камалетдинов
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев