Татар матбугаты
Композитор, музыкант Рөстәм Хәйруллин турында иҗатташ дусты Мирһади Разов хәтер яңарта
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, “Шәһри Чаллы” газетасы баш редакторы Мирһади Разов иҗатташ дусты - композитор Рөстәм Хәйруллин хакындагы истәлекләре белән уртаклаша.
Талантлы композитор, үзенчәлекле музыкант кына түгел, шәхес буларак гаҗәеп изге күңелле, ихлас җанлы кеше иде Рөстәм Хәйруллин. Аның белән сөйләшкәндә минем башка яңа идеяләр килә, шигъри хисләр дулкыны күңелемне биләп ала иде. Чөнки Рөстәм үзе җыр-музыка турында сөйләп шуңа этәрә, илһам чаткыларына кабынып китәргә мөмкинлек бирә иде.
Мин бик еш иҗатташ дустым Рөстәм Хәйруллинны сагынып искә алам. Аның белән бергә иҗат иткән җырларыбызны ишеткән саен хәтеремдә аның онытылмас образы яңара.
...Беренче тапкыр Рөстәм һәм Гөлдания Хәйруллиналарны мин, кайсыдыр елны Чаллы Сабан туеннан соң “Энергетик” мәдәният сарае артында оештырылган вокаль ансамбльләр концертында күрдем. Күрдем дә аларның чыгышларына мөкиббән киттем. “Дулкын” вокаль ансамбле биредә моңарчы ишетмәгән берсеннән-берсе матур җырлар башкарды. Гөлданиянең көмеш чишмә чыңыдай моңлы тавышы йөрәгемне биләп алды. “Бәллүр чишмә”, “Киңәш” һәм тагы берничә җырны әле Рөстәм иҗат иткәнлеген белми дә идем. Вакыт үткәч, бик күп тырышлык белән “Дулкын”ның аудиокасеттасын кулга төшердем. Бер үк вакытта татар эстрадасына яңа бер аһәң алып килгән Хәйруллиннар белән кызыксынуым арта барды. Күп тапкырлар Гөлдания белән Рөстәм концертларында булдым, алар минем яраткан артистларыма әйләнде.
Шулай бер концерттан соң мин “Нур” газетасында эшләгәндә аларның чыгышлары турында шактый күләмле язма бастырдым, фотоларын куйдым. Рөстәм Хәйруллин белән танышуым менә шуннан соң башланды инде. Язманы укыгач, ул үзе редакциягә килде. “Мирһади Разовны эзләп йөрим, диде ул, миңа аны күрсәтмәссезме?” Мин икәнен белгәч, елмаеп җибәрде, газетада чыккан материал өчен ике куллап күрешеп рәхмәт әйтте. Шул очрашуда бик озак сөйләшеп утырдык, минем шигырьләр язуымны белгәч, бергә җырлар язырга теләге барлыгын белдерде. Мин моңа сөендем, тиз генә бер шигыремне аңа биреп җибәрдем. Озак та үтми, Рөстәм миңа “Мәхәббәт килгән икән” дигән бик матур җыр алып килеп тыңлатты. Гөлданиянең мине гашыйк иткән көмеш тавышын ишетеп әсәрләнеп киттем. Безнең иҗади дуслык менә шулай башланды, “Нур” газетасына Гөлдания белән Рөстәм еш килделәр, алар безнең даими кунакларыбыз булдылар.
Рөстәм белән тормышта да гел күрешеп тордык, телефоннан җыр тексларын яздыру дисеңме, яңа иҗат ителгән көйне тыңлап караумы – барысы да булды. 38 нче бистәдә яшәгәндә Хәйруллиннарда кунакта да булдык, ул чакта кызлары Лилия кечкенә оялчан кызчык иде. Күңелле иде аларда. Көне-төне гастрольләрдә йөрсәләр дә, дуслар белән аралашырга вакыт таптылар алар.
Безнең Рөстәм белән иҗат иткән җырларның иң уңышлысы, иң популяры хәтта бүген дә халык теленнән төшми торган җырыбыз “Җиләкле җәй” булды. Аның язылуы да гади булмады. Рөстәм төнге 11ләр тирәсендә, бик матур көй яздым, дип шалтыратты. Телефоннан тыңлатты. Минем башта шигырь юллары йөгерешә башлады, төн йокламадым, берничә вариантта текстлар яздым. Икенче көнне дә тагы шул көйне көйли-көйли берничә шигырь иҗат иттем. Аларны Рөстәм килеп алды. Аннан инде безнең телефон аша (ул вакытта әле кәрәзле телефоннар юк иде) фикерләшү, текст сайлау китте. Безгә Гөлдания кушылды. Шулай итеп, “Җиләкле җәй”гә тукталдык. Халык аны бик яратып кабул итте. Инде аны Салават Фәтхетдинов үз репертуарына алгач, “Җиләкле җәй”нең популярлыгы тагы бер баскычка күтәрелде. Тора бара бу җыр бөтен татар яшәгән төбәкләрне биләп алды. Мин үзем ишетмәсәм дә, “Җиләкле җәй”не казах җырчысы Роза Рымбаева да казахча башкара икән, килеп әйттеләр. Бу бәхетле җырны кемнәр генә җырламады, хәзер аны Рөстәмнең кызы Лилия бик матур, заманча итеп башкара. Ул бу җырга яшьләрне җәлеп итәрлек клип ясатты, Лилияне карап, анда дустым Рөстәм Хәйруллинның төсмерләрен тоемлап, сөенеп бетә алмыйм.
Язмыш безне һәрвакыт очраштырып торды бәйрәмнәрдә, концертларда Рөстәм белән очраштырып торды. Һәрвакыт ихлас күңелдән аның белән гапләшә идек. Ул чын мәгънәсендә профессиональ музыкант иде. Чаллыда яшәп иҗат итүче композиторлардан күп тапкырлар, “иң төгәл һәм бөтен кагыйдәләрне үтәп музыка язучы композитор бездә Рөстәм Хәйруллин гына”, - дип әйткәнне ишеткәнем булды.
Иң яхшы кешеләрне Аллаһы Тәгалә үзенә тизрәк ала, диләр дин әһелләре. Дустым Рөстәм хакында искә төшкән саен шушы сүзләр күңелгә килә. Аның образы минем күз алдымда һәрвакыт сәхнәгә баянын тотып чыгып баскан килеш тора. Ул кара мыегы астыннан серле итеп елмая.
Ул гаҗәеп тыйнак һәм сабыр кеше иде, үзенә “атказанган исемнәр” сорап йөрмәде, борынын күтәрмәде. Гаять дәрәҗәдә зыялы шәхесләр генә әнә шундый булалар. Рөстәм соңгы елларда татар эстрадасын баскан шырды-бырды бер төсле такмаклар өчен борчылып яшәде. Очрашканда, бу турыда үз фикерен әйтми калмый иде.
Чаллының Элеватор Тавы бистәсенә барган саен Рөстәмне очратырмын кебек тоела. Чөнки ул биредә канат каккан, төп йортлары биредә...
Татар эстрадасында үз йолдызлыгын кабызган, үлмәс моңлы җырлары белән тарихка, хәтергә кереп калган дустым Рөстәм Хәйруллинны сагынмый мөмкин түгел, андыйлар әллә нигә бер генә туа. Җырланыңнан үзеңә мәңгелек һәйкәл салдың син, йөрәгеңне моң итеп халкыбызга өләштең...
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев