Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Китапта хикмәт бар

“Китап – белем чишмәсе”. Бу бил­геләмә бүген искердеме? Искерсә, күпмегә? Усал теллеләр китап­ха­нәләрнең дистәләрчә мең китаплар яткан складларга, мәҗмугалар музее кебек урынга әйләнеп баруын сөйли. Гаджетларда казынып кына эрудиция өстәп, тиешенчә гыйлемле, укымышлы, тәрбияле булып буламы? Китапханә ул – әлегә исән калып кил­гән мәдәниятнең, мәдәният инс­ти­ту­тының бер күркәм формасы, төре булса, эшен яратучы, күпчелек очракта үзе дә китапка гашыйк китапх­анәче – безне яхшырак итәргә, кешегә китап, уку аша иң күркәм сыйфатлар җиткерергә алынган иң күркәм, иң затлы мәдәният хезмәткәре диясе дә килә. Урамда бүген шундый заман, җәм­гыятебездә компьютерга бер өстәмә (приставка) булган, гаджетларга тигәнәк кебек ябышкан тулы бер катлау, буын яралды. Чор бәндәне бөтереп алды, китаптан ераклаштырды. “Күңелең тарлыгын сылтама заманга”, – дип тә булмый хәзер. Күңелне күпме генә киң тотсаң да, чорга сыешу авыр. Мәдәният тә бүген, зурдан алганда, өлкәннәр өчен – телевизордагы, яшьләр өчен айфон, айпадлардагы “мәдәният”. Мәдәниятнең исеме җи­семенә туры килгәне, чыны, азмы-күпме исән булганы да үз алдына беренче бурыч итеп акча эшләүне куя кебек. Шундый чорда китапханәләргә, китапка, Тукай әйткән “аның изге сәхифәләренә” урын күпмерәк кала соң? Аз кала. Авыл китапханәсендә эшләү­че танышым китап йортына көнгә бер-ике кеше кереп чыгуын, гомумән, беркем кермәгән көннәр дә булуын әйтә. Шулай, авылларда да дөнья куалар. Аны куганда күңелләрнең мүкләнүен генә абайлап бетермиләр. Узган гасырның туксанынчы еллар уртасында Лениногорск каласында милли китапханә оештырып, аңа мәдәният йортында якты, иркен бүлмә биргәннәр, биредәге татар җанлы кавемне шул рәвешле чиксез сөендергәннәр иде. Ки­тапханә дистә еллап шул урында укучылар белән нәтиҗәле генә эшләп, төрле милли чаралар үткәреп, татарлыкны саклау-яклауда үзеннән өлеш кертеп яшәде. Тик берничә ел элек шәһәр мәдәният бүлегендәге чиновниклар, оп­тимальләштерү шаукымыннан читтә калмыйк дипме, андый кулай урынны татар басмалары, аларны укучылар, яратучылар өчен күпсенделәр. Үзәк китапханәдә үтә дә кысрык бер почмак табып, милли китап йортын бүлек дәрәҗәсенә төше­реп, шунда күчереп куйдылар... Әгәр дә шундый көн җитеп, китапха­нәләрне, кирәк түгел, кеше йөрми, дип берсе артыннан икенчесен яба башлыйлар икән, бу, без – рухи фәкыйрь­ләр­нең, билгеле бер чикне узып, түбәнгә тәгәрәү юлына чыгуы, затсызлануга таба чираттагы адымы булачакмы? Фаразлау кыен. Бүген вәзгыять шундый, китап­ханәнең кайдалыгын белмичә, диваннан тормыйча гына теләсә кайсы китапның электрон вариантын укырга була. Тик айпадтан аерыла алмыйча, башыннан азагына чаклы Галимҗан Ибраһимов томнарын укыган кешене күз алдына китерү ничектер авыр. Яшьләргә хәзер кыска мәгъ­лүмат кирәк. Интернетта китапның кыскача эчтәлеген дә бик рәхәтләнеп бирә­ләр. Күпчелек нәкъ шуны укып чикләнә. Ә мондый формат адәм баласына рухи ләззәт тә, кирәкле тәрбия дә, тирәнлек тә китерми, бирми. Берничә биттән торган коры сыгымта китапны алыштыра алмый. Чөнки китапта хикмәт бар. Ул – авторның җан авазы, тормыш фәлсәфәсе, асыл бәя­ләмәләре. Язучыларның күп өле­шенең, бигрәк тә классик язучыларның бөек педагоглар икәнен дә исбатлыйсы түгел. Максим Горький әйткән: “Үземдәге бар булган яхшылык белән мин китапларга бурычлы” – дигән сүзләрне, Ленинның Николай Чернышевскийның “Нәрсә эшләр­гә?” дигән китабы турында: “Ул әсәр мине шундый тирән итеп сөреп чыкты, инде ничә еллар күңелемдә йөртәм”, –дип белдерүен исегезгә төшерәсем килә. Яхшы китап һәрчак илаһи көчкә ия һәм ул шулай булып калачак та. Китап уку культурасыннан читләшкән халык күз алдына, иң беренче чиратта, кызганыч кавем булып килеп баса. Китапханәләр бүген инерция буенча җан асраганда, анда йөрүчеләр аз бул­ган тәкъдирдә дә аның – китап­ха­нә­нең изге урын икәнен аңлау әлегә җуел­маган дип ышаныйк. Аларга кагылуның гөнаһлы гамәл икәнен иң надан җитәк­челәр дә белә булыр. Китапханәне кичәге көн итү, китапны артефакт сыйфатында калдыру, калдырырга тырышуны да барыбер вакытлы күренеш дип бәяләргә кирәктер. Европа илләрендә басма китапка ихты­яҗ артуын инде хәтсездән бил­гелиләр. Белем чишмәсеннән йөз чөерү бездәге бү­генге кыргыйлык, заман җай­лан­мала­рын­нан баш әйләнү чагылышы гына булса, без ул этапны кайчан да булса бер үткәндә калдырырбыз, дигән өмет бар. Адәми зат яшәгән дөнья китапсыз, китапка корылган рухи егәрсез, мәдәниятсез калса, ул китек дөнья булачак бит.
Наил Шәрифуллин, Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев