Татар матбугаты
Китап язмышы - милләт язмышы
Әдәбият сөючеләрне шатландырып, соңгы елларда китапка мөнәсәбәт акрынлап җанлана башлады. Басма сүзгә борын-борыннан хөрмәтле һәм игътибарлы булган татар халкы, бүгенге Татарстаныбыз бу мәдәни хәрәкәткә, бу рухи күтәрелешкә аеруча игътибар итте. Россия төбәкләре, бигрәк тә милли республикалар Татарстанның бу өлкәдәге уңышларын үзләренә үрнәк итеп алдылар.
Инде менә утыз бер ел Татарстанның Милли китапханәсе “Ел китабы” дигән конкурс үткәреп килә. Мондый бәйге моңа кадәр әле Россиянең үзәк төбәкләрендә дә, милли республикаларда да юк иде. “Ел китабы” конкурсында бер ел дәвамында басылып, аннан соң бер ел дәвамында республикабыз китапханәләрендә ул китапларның әдәбият сөючеләр тарафыннан ничегрәк укылуына карап, җиңүчеләр билгеләнә. Бәйгенең Милли китапханә тарафыннан расланган җиңүчеләрне ачыклау жюрие бар.
Конкурста, китап жанрларына карап, алты номинация билгеләнгән: “Чәчмә әсәрләр”, ягъни проза, “Тезмә әсәрләр”, ягъни шигърият, “Балалар әдәбияты”, “Публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият”, рус телендә басылган әдәби китаплар.
Соңгы елларда китап сөючеләр арасында классик әдәбиятны, узган чорларда яшәгән авторларның сайланма әсәрләрен уку күбәйде. Шуны искә алып, жюри, мондый китапларны бастырып чыгаручы нәшриятларны, китап төзүчеләрне, мөхәррирләрне кызыксындыру максатыннан, конкурсның “Укучы мәхәббәте” дигән өстәмә номинациясен булдырды. Әдәби камиллеге, сәнгати эшләнеше ягыннан бик үк югары дәрәҗәдә булмавына карамастан, укучылар тарафыннан актив укылган китаплар да игътибардан читтә калмады. Чөнки бу конкурсның төп максаты әсәрләрнең әдәби камиллегенә бәя бирү түгел, ә аларның укучылар тарафыннан күпме укылуын ачыклау иде.
Күптән түгел “Ел китабы” конкурсының чираттагы утырышы үткәрелде. Жюри 1514 китапханәдә укучыларга тәкъдим ителгән 356 исемдәге китапның ничек укылуына нәтиҗә ясады. Шунысы игътибарга лаек: бу китапларның күбесе Татарстан китап нәшрияты тарафыннан чыгарылган.
Бу елда басылып чыккан басмалардан “Укучы мәхәббәте” дигән яңа номинациядә 9 китапка премия билгеләнде. Алар арасында классик әдипләребездән Габдулла Тукай белән Гаяз Исхакый, бүгенге авторлардан Зифа Кадыйрова, Гөлсинә Галимуллина китаплары һәм “Казанский Кремль”, “Национальная библиотека Республики Татарстан: уникальные фонды и коллекции” дигән җыентыклар бар.
“Чәчмә әсәрләр” номинациясе буенча беренче премиягә гомере буе замандашлары язмышын, ил тормышындагы иң әһәмиятле вакыйгаларны сурәтләгән күренекле язучы Рәфкать Кәраминең “Кая чабасың, гомер юртагы?” дигән зур күләмле китабы лаек булды. Әдипне шушы дәрәҗәле бүләк һәм 75 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.
Икенче премия шулай ук укучыга яхшы билгеле булган популяр язучы Камил Кәримовның “Карурманда кара песи” дигән китабына бирелде.
Түбән Кама шәһәрендә яшәп иҗат итүче Фәтхулла Абдуллинның “Чүл Бүресе” китабы өченче премияне алды.
Тезмә әсәрләрдән китап сөючеләр Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевнең “Мәхәббәт һәм нәфрәт=Любовь и ненависть” исеме белән ике телдә басылып чыккан китабын яратып укыганнар. Китапның төп өлешен тәшкил иткән шигъри әсәрләр әдәбият сөючеләр күңеленә хуш килгән.
Классик шагыйребез Фатих Кәримнең “Сайланма әсәрләр”е укылышы ягыннан икенче урынга лаек булды. Күренекле шагыйребезнең иҗатын актив пропагандалаучы, әдипнең тормыш һәм иҗат юлын яхшы белеп, алар турында матбугат битләрендә укучы белән даими уртаклашучы, Фатих Кәримнең кызы Ләйлә бу китапның эчтәлеген киңәйтүгә һәм аны дөньяга чыгаруга зур көч куйган. Жюри моны аеруча билгеләп үтте.
Әдәбиятыбызның яшьрәк буыны вәкиле Фирүзә Җамалетдинованың “Җирбизәк” дигән китабына өченче бүләк бирелде. Шагыйрәнең һәр яңа китабы укучы тарафыннан шулай яратып кабул ителә.
2015 елда балалар әдәбиятына багышланган 44 китап басылып чыккан. Бу санны балалар өчен бик күп дип булмый. Киләсе елларда халкыбызның киләчәге булган нәниләребезгә күбрәк иҗади бүләк бирәсе иде. Бу елда чыккан китаплар арасыннан Татарстанның халык язучысы, гомере буе балалар өчен иҗат итүче өлкән әдибебез Рабит Батулланың ел буена китапханәләрдә иң күп укылган “Аю баласы Әппәс” дигән китабына беренче урын бирелде.
Икенче урынга күренекле артистыбыз, язучы Хәлим Җәләйнең “Әкиятләр” китабы лаек булды. Өченче урынны Флера Мәрдәнованың “Без ясаган кар бабай” дигәк китабы алды.
Элеккерәк елларда без, татар халкының тарихы, гореф-гадәтләре, үзенә генә хас яшәү рәвеше турында фәнни-публицистик китаплар аз басыла, дип зарлана идек. Соңгы елларда мондый китаплар татарча да, русча да шактый гына нәшер ителә.
Әйтик, 2015 елда гына да шундый 108 басма китапханәләребезгә килеп кергән. Бу – бик куанычлы хәл. Жюри әлеге жанрдагы иң күп укылган китапларның түбәндәгеләренә “Ел китабы” премияләре бирергә карар кылды: татарча китаплардан Шаһинур Мостафинның “Ядрәләрне эреткән йөрәкләр” дигән китабы – беренче, Адлер Тимергалинның ике томлык “Сайланма әсәрләр”е – икенче, Кадрия Фәтхуллова, Әлфия Йосыпова һәм Эльвира Динмөхәммәтоваларның татар, рус һәм инглиз телләрендә басылган “Татарча сөйләшик” дигән китаплары – өченче, русча басылган китаплардан Ренат Бикбулатовның “Казань и ее слободы” һәм “Казань. Знаменитые люди” дигән китапларына – беренче, Төркиядә яшәүче күренекле татар-төрек галиме Надир Дәүләтнең “Исмаил Гаспринский” дигән китабы – икенче, Ягсуф Шәфиковның “Кто водрузил Знамя Победы над Рейхстагом?” дигән китабы өченче урыннарны яулады.
Татарстанда рус телендә басылып, республикабыз китапханәләрендә иң күп укылган китаплардан беренче урын күренекле әдибебез, иҗаты быел Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә тәкъдим ителгән Мәдинә Маликованың “Красный цветок” дигән китабы шушы номинация буенча беренче урынны алды. Икенче урынга Мәскәүдә яшәп иҗат итүче Айдар Сахибзадиновның “Провинциал” дигән китабы лаек булды. Өченче урын Салават Юзеевнең “Не перебивай мертвых” дигән китабына бирелде.
Шулай итеп, 2015 елда Татарстанда нәшер ителгән һәм 2016 ел буена китапханәләрдә иң күп укылган 25 басма “Ел китабы” исемле югары дәрәҗәгә лаек булды. Шунысын да әйтеп үтәсе килә: 2015, 2016 елларда республикабыз китапханәләре үз киштәләренә кергән һәр яңа китапка зур игътибар биреп, аларның укучыларга мөмкин кадәр күп санда барып җитүләре өчен тырыштылар. Ә премия бирү мәсьәләсен төп хәл итүчеләр жюри әгъзалары түгел, ә китап укучылар үзләре булды. 1514 китапханәнең һәммәсендә көн саен исәпкә алып барылган саннар шул хакта сөйли.
Республикабызда “Ел китабы” конкурсын оештыру, аның барышына матди һәм һөнәри ярдәм күрсәтү Татарстан Мәдәният министрлыгының һәм “Татмедиа” акционерлык җәмгыятенең, Татарстан китап нәшриятының, Татарстан Язучылар берлегенең, бигрәк тә Татарстан Милли китапханәсе җитәкчелегенең һәм хезмәткәрләренең, конкурс эшләрен оештыручы, баш китапханәче Зәйнәп Җамалиеваның һәм республикабыздагы барлык китапханәчеләрнең фидакарь хезмәт җимешләре.
Китап язмышын уңышлы хәл итүдә бар күңелеңне биреп катнашу – республикабыз халкының, бөтен дөньяга таралып яшәүче татар милләтенең мәдәниятен үстерүдә гаять әһәмиятле гамәл. Чөнки китап язмышы – мәдәният язмышы ул, димәк , милләт язмышы ул.
Гәрәй Рәхим
Чыганак: http://www.vatantat.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев