Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Кинотеатрлардан милли кино таләп итегез!" - Айнур Аскаров

Уфа режиссеры Айнур Аскаров прокатта үзен аклый алырлык фильм төшергәнлегенә ышана. “Время” кино Бөтенросия форумы кысаларында мастер-питчингта ул үзенең 12 апрельдән Башкортстанда прокатка чыгачак яңа романтик комедиясе турында сөйләде. “Из Уфы с любовью” фильмы нигездә Башкортстан хөкүмәте гранты хисабына төшерелгән. “4,5 миллион сум грант бирелде, үземнең 500 мең сумны да куштым. Нәтиҗәдә без шушы җиңел, гади, һәркемгә аңлаешлы фильмны төшердек”, – диде мастер-питчингта үз проектын тәкъдим иткәндә. Режиссер үзен “Похабовск” фильмы эшкә дәртләндергәнен ассызыклады. Сүз уңаеннан, Айнур Аскаров алдыннан гына мастер-питчингта “Похабовск” комедиясе режиссеры үз тәҗрибәсе белән уртаклашты. “Безгә нәкъ шундый – үз регионыбызда аклана торган фильм кирәк иде, – дип дәвам итте Айнур. – Башкортстан Республикасының бу җәһәттән потенциалы зур – 4 миллион кеше яши. Безгә беренче чиратта үзебездә төшерелгән кинога булган мөнәсәбәтне яхшыртырга кирәк. Алайса әле һаманда үзебезнеке начар дигән уй белән яшибез. Шунлыктан фильмның Башкортстанда аклануын беренчел максатыбыз итеп куйдык. Чөнки безнең кино төшерә белүебезне иганәчеләргә күрсәтәсебез килә. Һәрвакыт грантларга гына ышанып утырып булмый – ул бүген бар, иртәгә юк. Без һәрчак эзләнүдә. Бу проект безнең өчен башкорт киносының коммерция потенциалын күрсәтү ягыннан зур әһәмияткә ия”, – диде ул. Айнур Башкортстанга кызыклы булган проектның Татарстанга да кызыклы буласына өметләнә. “Үз кинобызга йөрегез! Кинотеатрлардан милли кино таләп итегез! Чөнки бөтен кинотеатрлар да милли киноны алмый, – дип борчулары белән дә бүлеште ул. – Прокатыбыз Россия буенча дип игълан итсәк тә, башкорт киносының әлегә беркемгә дә кирәкмәвен танырга туры килә, кызганыч. Ә без курыкмыйча: “Безнең кино “Форсаж”дан яхшырак, дибез”. 20 апрельдән “Из Уфы с любовью” фильмы Казанның “Мир” кинотеатрында да күрсәтеләчәк.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев