Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Килеп җиткәч кенә кымшанабыз

Беркая да китмәгез! Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов Казан халкына әнә шулай дип мөрәҗәгать итте. “Уеннар казанлылар өчен уздырыла. Конфедерацияләр Кубогы вакытында шәһәр буенча рәхәтләнеп йөреп булачак”, – диде ул. Баксаң, уеннар узасы көнне юлларны да алдан вәгъдә ителгәннән ике сәгатькә азрак вакытка ябачаклар икән. Инде стадионны гына тамашачы белән тутырасы калды. Беренче уен Санкт-Петербургта Россия һәм Яңа Зеландия командалары арасында узды. Казандагы тәүге уенда Португалия һәм Мексика футболчылары очрашты. Зур чара алдыннан Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов журналистларга Казанның әлеге турнирга әзерлеге турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, “Казан-Арена” үз тарихындагы иң кәттә очрашуны кабул итәргә әзер. Португалия һәм Мексика футболчылары исә Казандагы шартлардан канәгать икән. Бер үк кенә инде! Дөньядагы иң танылган ике футболчының берсе саналган Криштиану Роналдуның ничек сулыш алуына кадәр бөтен дөнья күзәтеп тора. “Барлык кешеләрне дә Роналду кызыксындыра. Ул килде. Конфедерацияләр Кубогы билгесез турнир дип әйтсәләр дә, без аны Дөнья Чемпионатына әзерлек дип кабул итәбез, – диде министр. – Казан Конфедерацияләр кубогына әзер. Вокзаллар, аэропортлар, транспорт барысы да көчәйтелгән тәртиптә эшли. Барысы да тигез бара. Һава торышы да уңайлы булыр дип ышанабыз. Кәеф күтәренке”, – дип сөйләде Леонов. “Конфедерацияләр Кубогы уеннарына барлык билетның 70 проценты тамашачы кулында. Казанда узачак беренче матчка исә яртысыннан артыгы сатылган. Нишләмәк кирәк, без шундый халык инде: көне килеп җиткәч кенә кымшанабыз. Барысы да яхшы булыр дип уйлыйм”, – дип өметләнә Леонов. Министрның тел төбе аңлашыла: Универсиада вакытында да билетләр белән мәшәкать килеп чыккан иде. Башта халык ашыкмады, ә ярышлар башлангач кассалар янында озын чиратлар пәйда булды. Сер түгел, мондый зур чаралар вакытында халык арасында имеш-мимеш еш тарала. Шул ук Универсиада алдыннан да, ике ел элек Су спорты буенча төрләре буенча Дөнь Чемпионатын уздырганда да, быел да төрлесен сөйлиләр. Янәсе, ыгы-зыгы вакытында шәһәрдән чыгып китү хәерлерәк, янәсе. “Беркая да китәргә кирәкми. Уеннар казанлылар өчен уздырыла. Конфедерацияләр Кубогы вакытында шәһәр буенча рәхәтләнеп йөреп булачак. Бу вакыйгадан ләззәт алырга кирәк. Безгә Криштиану Роналду тагын кайчан килер иде әле?! Мине моны министр түгел, бу шәһәрдә яшәүче кеше, җанатар буларак әйтәм”, – диде. Әлеге очрашудан соң узган икенче матбугат җыелышында Казан халкының күңеленә сары май булып ятарлык хәбәр җиткерделәр. Уеннар узасы көнне юлларны да алдан вәгъдә ителгәннән ике сәгатькә азрак вакытка ябачаклар икән. Баштарак матчка кадәр – биш, очрашу тәмамлангач исә өч сәгатькә чикләү кертмәкчеләр иде. Хәзер бу вакыт дүрт һәм ике сәгатькә кадәр киметелгән.
Илнар Хөснуллин, Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев