Татар матбугаты
Киленемне татар кызы булыр дип күз алдына китерә идем...
Казанда “Ярдәм” мәчетендә төрле милләт вәкилләренең никахлашуын еш күзәтергә була. Узган җәйдә испан егете Хосе белән татар кызы Регина никахлашса, быел җәен татар кызы Гүзәл инглизле Мэтью белән гаилә корды.
Ә берничә көн элек “Ярдәм”дә татар егете белән кытай кызы никахлашты. Шаулин Хуан көньяк Кытайның Шень Жень шәһәреннән Казанга белем алырга килгән. Икътисадчы һөнәрен үзләштерүче кыз бала өченче курста язмышын – Илгизне очрата.
Илгиз үзе сөйләгәнчә, ул булачак хәләл җефете белән очраклы гына танышкан. Аралаша торгач, Илгиз Шаулинның үзенең тормыш юлдашы булырга тиешлеген аңлаган. Егет берничә мәртәбә кызның туган якларына да кайтып килгән. Шаулинның әти-әниләре белән танышып, аларның никахка ризалыгын алган.
Шәһри Казан
Фото: yardem.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев