Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Киләчәктә бер юнәлеш буенча гына эшләү гомумән юкка чыгарга мөмкин

Бүген – укытучы, иртәгә – табиб. Киләчәктә бер юнәлеш буенча гына эшләү гомумән юкка чыгарга мөмкин. Белгечләр әйтүенчә, роботлар эзгә басып килгәндә, заманадан артта калмас өчен, кешегә гомер буе укырга туры киләчәк. Урта яшьтәгеләрнең аң-белемен күтәрү белән шөгыльләнүче яңа һөнәрнең кайчан барлыкка киләчәген дә әйттеләр. Рөстәм Миңнеханов исә роботлар белән куркытмаска киңәш итте. Кичә Иннополиста киләчәк турында сөйләштеләр. Яңа шәһәрдә Россия венчур форумы узды. Моңа кадәр төбәк дәрәҗәсендә уздырылучы венчур ярминкәсе быел әнә шундый зур мәйданга җәелде. Дөньяның кая таба баруын әнә шуннан да фаразлап була, әлбәттә. Быел Россия һәм АКШ, Ирландия, Эстония, Финляндия кебек 11 чит илд­ән барлыгы 444 команда җыен­да катнашу теләген белдер­гән. “Венчур форумында яңалык тәкъ­дим итүчеләр һәм аны тормышка ашырырга әзер булган инвесторлар очраша, – ди Татарстан инвес­тиция-венчур фонды директоры Айнур Айдельдинов. – Иннова­ция­гә омтылучыларның Татарстанга ашкынып килүе гадәти хәлгә әйләнде. Чөнки республикада мо­ның өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Форумда катнашу теләген белдергән компанияләрнең яртысы диярлек – Татарстанда үсеш алган оешмалар”. Җыенда иң үзен­чә­лекле проект тәкъдим итүче 50 ком­пания катнашты. “Автодиммер”ның нәрсә икә­нен беләсезме? Акчаны янда калдырырга ярдәм итүче җайланма ул. Беренче карашка гап-гади булып тоелган яктырткыч, бүлмәдәге табигый яктылыкны исәпкә алып эшли. Тәрәзәдән кояш күбрәк караган саен, автодиммер сүлпәнәя. Ди­мәк, электр энергиясе азрак тотыла, ә бүлмәдәге яктылык дәрәҗә­се үзгәрми. “Әлеге җайланманың дөньяда тиңе юк”, – ди проект җитәкчесе Нияз Мөхәммәтшин. Республикадагы кайбер оешмаларда “акыллы яктырткыч”ны урнаштырганнар да инде. Ул бер елда ук үзен акларга мөмкин. Машина двигателен очкын түгел, ә лазер ярдәмендә кабызып җибәрү ысулын да уйлап тапканнар. “КАИ-Плазма” оешмасы вәки­ле Булат Җиһаншин әйтүенчә, яңа­лык двигательнең “гомер”ен озынайта. Өстәвенә, атмосферага зарарлы матдәләр азрак чыга. Балаларга кагылышлы яңалык та бар форумда. Нәниләр өчен резина пластилин тәкъдим иттеләр. Ул күб­рәк сагызга охшаган. Эш тәртибе дә гадәттәгедән үзгә. Мисал өчен, заманча пластилиннан эт яки мәче әвәләгәннән соң, аны кайнар мичкә куеп торырыга кирәк. Ул шунда резинага әйләнеп китә. Компания вәкилләре балалар өчен товар җитештерү белән генә чикләнеп калмыйча, яңалыкны көнкүрештә дә кулланылышка кертмәкче. Мәсәлән, яңалыкны торбаларны салкын килеш ябыштыру өчен файдаланырга мөмкин. Форум нәтиҗәсендә иң яхшы дип табылган 15 компания акселерация программасында катнашып, белгечләр ярдәмендә үз эшен дәвам итәчәк. Былтыр алты проект җиңүче исеменә лаек булган. Киләчәк ул кадәр үк ерак түгел. Утырышта әнә шуңа инандырырга тырыштылар. Соңгы ун елда АКШта компьютерларның нәтиҗә­ле­леге 630 тапкыр арткан. Бүген хирург, машина йөртүче, адвокат рольләрен робот башкару беркемне дә гаҗәпләндерми. Алда безне ни көтә? Илнең икътисадый үсеш министры урынбасары Олег Фомичев сүзләренә караганда, роботлар белән бер сафта басып эшләрлек белгечләр кирәк. “Элек кеше теге яки бу һөнәрне үзләштергән дә гомер буе шул юнәлештә эшләгән. Киләчәктә болай булмаячак. Уку һәм эш арасындагы чик гомумән юкка чыгарга мөмкин. 50-60 яшьтә дә белемне арттырырга туры килмәгәе”, – ди министр урынбасары. Заманасына күрә яңа һөнәр пәйда булачак, дип тә фаразладылар.   “Интеллект-тре­нер” урта яшьтәгеләрнең аң-бе­лемен арттыру белән шөгыль­ләнәчәк, ди. Чарада 65 яшьтән уз­ганнарга мәктәп ачу фикерен дә әйттеләр. Җөмлә саен “дүртенче сәнәгать революциясе”, “цифрлаштыру” кебек заманча, шул ук вакытта шөб­һәле сүзләр кыстырып сөйләүче­ләр­гә Татарстан Президенты җа­вап тапты. “Татар телендә мондый сүзләр гомумән юк”, – диде ул, мәзәген-чынын бергә кушып. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, киләчәктән куркырга кирәкми. “Республика яңарыш юлыннан бара инде. Электрон хезмәтләрне, электрон түләүләр, төбәктә яшәүче картасын гамәлгә кертү белән нык­лап шөгыльләнәбез. Бу әле – эшнең башы гына. Тора-бара аның нә­тиҗәсе дә күренәчәк”, – диде Президент. Дәрәҗәле кунакларны Татарстанга чакыру да очраклы тү­гел. Республика яңалыкларга әзер.
Эльвира Вәлиева, Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев