Күпчелек татар үз тарихында Казан белән Болгардан башканы белми, кая анда Себер-Уралның борынгы таш калалары, кая анда Алтын Урда башкалалары, хәтта Шәһри Биләрне белмәүчеләр дә шактый. Югыйсә, бу кала Идел буе төркиләренең, ягъни безнең борынгы бабаларыбызның беренче пайтәхете булып торган. Ул Европа шәһәрләреннән дә зур булган, анда йөз меңнән артык кеше яшәгән, мәйданы мең гектарга хәтле җиткән, дөнья тарихына да Биләр “Бөек Шәһәр” атамасы белән кереп калган. Ислам дине дә 922 елда Болгарда түгел, нәкъ менә биредә кабул ителгән, чөнки ул чагында Ибраһим каласы исемен йөрткән хәзерге Болгар Шәһри Биләрнең бер кечкенә бистәсе, сәүдә складлары һәм елга порты гына булып торган. Узган гасырларның урыс тарихчылары В.В.Григорьев, А.Н.Спасский, В.Ф.Смолин, С.М.Шпилевский һәм башкалар да Биләрне Болгар дәүләтенең беренче башкаласы буларак таныган һәм бу хәлнең XIII гасырга кадәр дәвам итүен язып калдырган. Шуңа таянып, Болгар-Биләр тарихының төп белгечләреннән булган галим Фаяз Хуҗин да үзен аларның тарафдары, дип саный: “Автор этих строк является активным сторонником тех булгароведов, которые считают Биляр археологическими остатками первой и единственной столицы домонгольской Булгарии”, дип яза. (Хузин Ф.Ш. Булгарский город в X – начале XIII вв. – Казань, 200, стр.11).
Әмма Биләр тарихы күпкә борынгырак, ул болгар чорыннан гына башланмаган һәм татар-монголлар сәбәпле генә юкка чыкмаган. Болгарлар да, монголлар да биредә меңнәрчә еллар яшәп яткан төрки кабиләләр өстенә килгән, нәтиҗәдә алар белән кушылып, бердәм төрки-татар милләтен барлыкка китергән. Заманында искил-скиф, һун-сөн, сармат-сакалиб атамаларын йөрткән би ирләре, Төрки һәм Хәзәр каһанлыклары, Алтын Урда һәм Казан ханлыклары составында булган төрки бабаларыбыз безгә әйтеп бетергесез зур тарихи мирас калдырган. Шәһри Биләр – шул бөек мирасның таҗы, әмма төрки-татар башыннан төшеп, басып алучылар аяк астында аунап яткан телсез тарихы... Дошманнары тарафыннан гына түгел, үз кавеме тарафыннан да онытылган, ташланган һәм тапталган тарих... Борынгы зиратлары үләт базына әйләнгән, мең еллык мәчет ташлары янәшәдәге урыс авылының чиркәү нигезләренә күчкән, кара каргалар өере генә хуҗа булып калган буш, яралы дала... Әйе, элек монда шәһәр булган, элек монда мөселманнар дәүләт тоткан, VII гасырда ук монда бабаларыбыз үз акчаларын суккан, монда Кол Гали үзенең үлемсез әсәрләрен язган...

Бу – эчке Биләр, ягъни шәһәрнең үзәк өлеше, кирмәне, хан сарайлары, мәчетләре булган рәсми ягы. Кайчандыр меңләгән кеше яшәгән кала урынында хәзер буш кыр-дала, аның очы-кырые күренми. Кайбер галимнәр язуынча, ул татар-монгол яуларыннан соң андый ташландык хәлгә килмәгән, ә урыс һөҗүмнәренә түзә алмыйча юкка чыккан. Казан ханлыгы җимертелгәч, бирегә дә урыслар килеп урнаша, Билярск дип аталган бу бистә Шәһри Биләрдән бераз читтә салына. Бистәдә, нигездә, хәрби укчылар яши, ә чиркәве исә тирә-яктагы татар, чуаш, мукшы авылларын көчләп чукындыру эшен башкара. Биләрдәге мәчет һәм кабер ташларыннан исә бистә урыслары мал абзарлары салган, базларын түшәгән... Ләкин барыбер мантый алмаганнар, татар тарихы өстенә салынган бу урыс авылы хәзер бетеп, таралып ята... Совет заманында ул хәтта район үзәге дә булып торды, әмма алтмышынчы елларда аның җирләрен, авылларын дүрт-биш районга бүлеп бирделәр, нигездә урыслар һәм чуашлар яшәгән Биләр яңадан күтәрелеп китә алмады...
Тарихи Биләр урынында да тынлык һәм бушлык... Кайчандыр меңләгән кеше берьюлы тезләнеп намаз укыган Җәмигъ мәчетнең хәзер нигез ташлары гына күккә карап ята, аның өстендә кара каргалар көтүе бөтерелә... Бу мәчет шулкадәр зур була, аның түшәмнәрен тотып тору өчен 24 таш багана-колонна утырталар. Янәшәдә – агач мәчет урыны, аның мәйданы тагын да зур. Ерак түгел тагы бер йортның нигезе казып чыгарылган, ул мәчет имамының өе булырга тиеш, һәрхәлдә, аның янына “феодал йорты” дигән язу куелган. Ике катлы бу кирпеч бинаны үзәктән ягып җылытканнар, түбәсе гөмбәзле, ә ишекләре арка һәм колонналар белән бизәлгән булган. Бу биналардан ерак түгел Кәрван-сарай нигезе җәйрәп ята, шунда ук мунчасы, кунакханәләре дә булган. Кәрван-сарай янәшәсендә генә борынгы зират урнашкан, совет чорында аның өстендә үләт базы ясаганнар, хәзер анда “Опасная зона! Сибирская язва!” дигән язулы такта кукраеп тора, бу урын койма белән әйләндереп алынган. Югыйсә, Биләрнең борынгы татар җире икәнлеген янәшәдәге урыс авылында да белгәннәр бит, ә бөтен чирле малларын мөселман зираты өстенә алып килеп күмгәннәр...



Әйе, күңелгә иң тигәне – халкыбыз ислам динен кабул иткән Биләрдә бер генә мәчет тә юк! Дөрес, Хуҗалар тавында, ачык һавада намаз укый торган мәйданчык бар, әмма ул – гыйбадәтханә түгел. Биләр авылында урыслар яши башлаганнан бирле мәчет булмаган, хәзер дә юк. Югыйсә, хәзер биредә татарлар да шактый яши бит! Мәчет өчен җир бирелгән, әмма аны кеше буе кычыткан, әрем басып киткән. Татарларга вакытлыча намаз укып торырга иске автовокзал бинасын биргәннәр, ул кечкенә һәм кысан, манарасы бөтенләй юк. Югыйсә, ислам дине кабул ителгән җирдә манаралары күккә тиеп торган мәһабәт мәчетләр балкып торырга тиеш бит! 2022 елда Биләрдә ислам дине кабул ителгәнгә 1100 ел була, бәлки шул юбилейга биредә бер мәчет салып куя алырлар? Милләт өчен оят, валлаһи! Кайда Казан белән Зөядә миллиардларга төшереп, җимерек чиркәүләрне торгызган “милләт аталары”, кайда ат чабышларына, машина узышларына миллионнар исраф иткән татар байлары, кайда чират торып Тукай бүләген алган галим-голәма, татар язучылары? Биләрне яклап, ник бер сүз әйтмисез?! Кайда Мәдәният министрлыгы, кайда Диния нәзарәте? Инде милләтебезнең беренче башкаласы булган, беренче булып исламга ишекләрен ачкан Биләр дә шушы хәлдә булгач, башкаларга ни сан да, ни дан инде?!
Болар хакында мин Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” Республика фондының химаячылар шурасы рәисе Минтимер Шәймиевкә дә 2017 елның 5 июнендә хат-мөрәҗәгать язып җибәргән идем. “Милләтебез тарихында гаять әһәмиятле урын тоткан кайбер ядкәрләр нигәдер һаман читтә кала бирә. Болгар-татар дәүләтчелегенең башында торган Биләр шәһәрлеге – шулай онытыла барган тарихи урыннарның берсе. Билгеле булганча, Биләрнең татар тарихында тоткан урыны гаять әһәмиятле, әмма ул әле һаман тиешенчә бәяләнмәгән. Күпчелек тарихчыларның әйтүенчә, бүген Идел Болгарстаны дип атап йөрткән дәүләтнең беренче башкаласы да Биләр булган, 922 елда ислам дине дә шунда рәсми рәвештә кабул ителгән. Шәһри Биләр, лаеклы рәвештә, “Бөек Шәһәр” исемен йөрткән, ул тарихи документларга да шулай кереп калган. ... Хәзерге көндә безгә билгеле булган барлык Болгар истәлекләренең 400-е, ягъни, дүрттән бер өлеше диярлек, шул исәптән, 24 шәһәрлек, 236 авыл, ике дистәдән артык зират урыны һәм төньяк мөселманнарының иң беренче Җәмигъ мәчете Биләр төбәгенә туры килә!
Хөрмәтле Минтимер әфәнде!
Сез җитәкләгән “Яңарыш” фонды Шәһри Биләргә дә игътибарын җәлеп итеп, анда да Болгардагы кебек торгызу эшләрен башласа иде! Бу эшкә иң башлап тарихчыларны, археологларны, галимнәрне, язучыларны, татар зыялыларын да тартырга кирәк, чөнки Биләрнең милли-идеологик йөзен дә өр-яңадан торгызырга кирәк әле. Хәзер, кызганычка каршы, Биләр мәҗүси ырым-шырымнар оясы буларак кына билгеле, аның олпат-тарихи миссиясе ачылмаган, дөньяга чыгарылмаган. Югыйсә, борынгы болгар-биләр тарихы Хәзәр каһанлыкларына ук барып тоташа бит, дөньядагы зур үзгәрешләр аның язмышы аша да үткән, ягъни, безнең милләтебез тарихында да чагылыш тапкан.
Сездән Биләрнең шушы бөек тарихи миссиясен аңлап, аны яңадан торгызуда ярдәм итүегезне сорыйбыз”.
Инде берничә ай үтсә дә, мин ул хатыма әле рәсми җавап алмадым. Дөрес, татар конгрессы корылтае көннәрендә, Минтимер Шәймиев белән очрашып сөйләшкәндә, ул үзе беренче булып Биләр турында сүз башлады, минем аңа язган хатымны искә төшерде. Әмма сүз Болгар музеенда да Биләргә багышланган экспозиция булуны хәбәр итүгә генә кайтып калды. Мин исә Биләрнең үзендә аны торгызу буенча күләмле, комплекслы эшләр башлап җибәрергә кирәклеген әйттем. Шәймиев бу темага артык кермәде, берни вәгъдә итмәде, мөгаен, аның үзенең дә Биләр буенча хәзергә ачык фикере, концепциясе юктыр, дип уйладым. Болгарны “беренче башкала, ислам дине кабул иткән урын” дип күкләргә күтәргәч, хәзер ничек итеп җиргә төшәргә һәм хакыйкатьнең бөтенләй башка төрле булуын ничек танырга соң? Биләргә кайсы яктан килеп тотынырга?
... Биләрнең нигез ташлары арасына тезләнеп, намазымны укыдым, дин-дәүләт өчен шәһит киткән бабаларыбыз рухына дога кылдым... Аллаһтан бу урыннарда яңадан дин-исламның күтәрелеп китүен, милләтебезнең яңадан үз җирләренә хуҗа булып, биредә дәүләтләр тотып яшәвен сорадым... Без киттек, Биләрдә хуҗа булып тагы кара каргалар гына калды, биредә башка җан иясе юк иде...
Кичер безне, Биләр...
Сине саклый һәм яклый алмаганыбыз өчен, күгеңдә азан авазлары түгел, карга каркылдаулары гына яңгыраган өчен, мөселман зиратлары өстенә үләт базлары ясаганнары өчен, мәчет ташларыннан чиркәү биналары салганнары өчен, онытылган һәм тапталган тарих өчен – кичер безне, Биләр!
Фәүзия БӘЙРӘМОВА, язучы, тарих фәннәре кандидаты.
Нет комментариев