Татар матбугаты
КФУда "телләр программасы" буенча чиста татар телендә укучы төркем студентлары киләчәктә мәктәпләрдә төрле фәннәрдән татар телендә белем бирәчәк
Әгәр без Татарстанда белем бирү сыйфатын күтәрергә кирәк дибез икән, укытучы төп фигура булуын аңлап, аны әзерләү, квалификациясен күтәрү, аттестация үткәрү системасы да камил булырга тиеш. Бу хакта кичә Казан федераль университетының Попечительләр советы утырышыннан соң, Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов белдерде. Утырыш Психология һәм мәгариф институтында узды.
“Бүген Казан федераль университеты белгечләрне әзерләү буенча төп уку йорты булып тора, шуңа күрә аның белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Магистрлар һәм укытучыларның квалификациясен күтәрү өчен әнә нинди база төзелә бит, ягъни федераль стандартлар буенча физика, химия, биология кабинеты нинди булырга тиеш, алар (КФУ – ТИ искәрмәсе) шулай булдырган. Без киләчәктә укытучыларыбызны үз предметы юнәлешендә ныклап әзерләячәкбез. Бүген укытучыларның белемен күтәрү базасы һәм КФУ базасы тиешле таләпләргә күпмедер күләмдә җавап биреп бетерми, шуңа күрә без киләчәктә, КФУ белән, укытучыларның белем дәрәҗәсен күтәрү буенча хәзерге тормыш таләпләренә җавап бирә торган үзәк булдырабыз. Бу безнең өчен мөһим мәсьәлә”, – дип белдерде Энгель Фәттахов.
Искәртеп үтик, КФУ ректоры Илшат Гафуров Психология һәм мәгариф институтында фәнни-белем бирү үзәген булдыру турында фәрманны имзалады. Бу үзәктә университетта рус телендә белем алучы 3-4 курс студентлары һөнәри әзерлек программасы ярдәмендә милли мәктәпләрдә эшләү өчен өстәмә компетенцияләр алачак. Әйтик, булачак физика укытучысы 3 ел дәвамында үз курсы буенча бөтен теоретик материалны үзләштерә. Аннары аңа татар телендә укыту методикасы һәм терминология өйрәтелә. Укытуның мондый моделе, аны оештыручылар фикеренчә, республика бюджеты өчен шактый экономияле вариант.
Энгель Фәттахов бу уку елында, Татарстан Президенты ярдәме белән, беренче тапкыр максатчан төркемнәр ачылганын һәм аларда киләчәктә укытучыларның “каймагы” булачак студентлар гыйлем эстәвен билгеләп үтте. “Башта 200 кеше дип сөйләшкән идек, ахыр чиктә 187 баланы алдык, чөнки барысы да безнең таләпләргә җавап та биреп бетермәде. Бу безнең элита булачак. Без аларны мәктәп бусагасыннан ук карадык: ата-анасы кем икәнен, Бердәм дәүләт имтиханында җыйган баллын, сыйныф җитәкчесе фикеренә дә колак салдык. Алар инде хәзер беренче семестрны тәмамлады, араларында начаррак тәмамлаучылары да бар”, – диде, әмма бер семестр буенча гына бәя бирергә ярамый дип, икенче семестр нәтиҗәләренә караячакларын әйтте. Министр аларга 15 мең сум стипендия түләнүен искәртте. “Без алар белән каникул чорында да эшлибез”, – диде.
Энгель Фәттахов милли кадрлар әзерләү мәсьәләсенә тукталып: “Бүген КФУда “телләр программасы” буенча чиста татар телендә беренче төркем ачылды. Анда булачак башлангыч сыйныф укытучылары – барлыгы 25 бала белем ала. Яр Чаллы педуниверситетында беренче, икенче курсларда 67 бала татар мәктәпләрендә татарча укытыр өчен “телләр программасы” нигезендә укый. 187 баланың 57се киләчәктә төрле предметлар буенча татарча белем бирүче мәктәпләрдә укытачак. Ягъни, алар өчен укыту моделе башкачарак. “Телләр программасы” буенча ел саен 25 баланы кертеп барачакбыз, аннары дәвам итәчәкбез”, – диде.
Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров Попечительләр советы утырышында профильле институтларда педагогик бүлекләр челтәре булдырылганын, анда сыйфатлы әзерлек өчен өр-яңа заманча укыту-лаборатория җиһазларыннан алып, үз өлкәсендәге профессорларга кадәр булуын әйтте.
“Бу юнәлешне үстерүдә терәк булырдай бүлекчә булдырдык – педагогика буенча магистратурасы, мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү буенча махсус бүлекләре булган Психология һәм мәгариф институты. Бу конструкциянең мөһим элементы – педагогларның квалификациясен күтәрү һәм һөнәри әзерлек үзәге. Ягъни, университет укытучыларны әзерли дә, квалификациясен даими арттырып тору өчен кирәкле стимуллар белән һөнәри карьерасы дәвамында озата да бара”, – диде ректор.
Аның әйтүенчә, бүгенгә республикада мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү программаларына 20гә якын оешма кертелгән, әмма аларның күбесенең ни матдитехник, ни кадрлар базасы юк.
“Мондый вазгыять белем бирү процессларында катнашучыларның җаваплылыгы анык булмауга китерә һәм педагогларның һөнәри әзерлеге сыйфатында тискәре чагылыш таба. Шуңа күрә бүген мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен арттыруны оештыруда тамырдан яңа караш булу зарур. Безнеңчә, бу процесс укытучының һөнәри үсешенең республикакүләм комплекслы максатчан программасы шартларында алып барылырга тиеш”, – дип белдерде Илшат Гафуров.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев