Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

КФУ Зөя утрау-шәһәрчегендә "Бөтендөнья мәдәни мирасы" мәгълүмати белем бирү үзәге ачты

Ул университетның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгыш белеме институты карамагында булачак, дип хәбәр итә уку йортының матбугат хезмәте. Әлеге үзәк Зөя утравындагы борынгы таш биналарның берсе – Крылосов йортында урнашачак. Биредә 1818 елда Казан император университеты Зөя өяз училищесы оештырган булган. Ике гасырдан соң бу бина Татарстанның “Яңарыш” тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу фонды тарафыннан ремонтланып, белем бирү программаларын тормышка ашыру максатында янә Казан университетына тапшырылды. Анда тарих фәне, гуманитар мәсьәләләр белән бәйле программалар тормышка ашырылачак, КФУның “Идел буе федераль округы балалар университеты” аудиториясе, конференцияләр залы, КФУның ЮНЕСКО кафедрасы,  археология, төзекләндерү белән бәйле лаборатория эшләячәк. Шулай ук күргәзмәләр залы ачылачак. КФУ музейлары фондларыннан, Зөя утравында археологик казу эшләре барышында табылган экспонатлар тәкъдим ителәчәк. Шулай итеп, “Бөтендөнья мәдәни мирасы” үзәге галимнәр, студентлар, туристлар өчен дә кызыклы булыр дип көтелә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев