Татар матбугаты
КФУ рәсми сайтының татар телле версиясе булдырылачак
1 сентябрьгә Казан (Идел буе) федераль университеты рәсми сайтының татар телле версиясен булдырырга уйлый. Бу хакта кичә «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә югары уку йортының ректоры Илшат Гафуров хәбәр итте.
«Бу берникадәр дәрәҗәдә безнең югалтуыбыз булганын аңларга кирәк. Сайт берничә телдә эшли. 1 сентябрьгә татар телле версиясе дә әзер булыр дип уйлыйм», – диде университет ректоры.
Аның сүзләренчә, кыска вакыт аралыгында университет сайты берничә тапкыр форматын үзгәрткән. «Бу мәҗбүри чара иде, чөнки сайт “дөньяга тәрәзә” булып тора. Халыкара проектларда катнаша башлагач, безнең өчен академик дәрәҗә һәм танылу белән бәйле барлык әйбер мөһим була башлады. Шуңа күрә сайтның инглиз телле версиясе барлыкка килде. Аннан соң хөкүмәтара килешүләр күбәйде, Кытай белән тыгыз эшли башладык, кытай телле версияне булдырдык», – дип аңлатты Илшат Гафуров.
Татар информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев