Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

КФУ галимнәре татар әдәбиятыннан БДИ тапшырыручыларның аз булуын ихтыяҗ булмау белән аңлата

КФУның татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлегенә укырга керергә теләүчеләрдән татар теле, рус теле, җәмгыять белеме буенча БДИ тапшыра. Татар әдәбиятыннан БДИ соралмый. Кичә “Татар-информ” агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә бу хакта сүз чыккач, КФУның татар әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, доцент Әлфәт Закирҗанов татар әдәбиятыннан да БДИ нәтиҗәләрен сорау абитуриентларга эш күләмен арттырачак диде. “Мәктәп тәмамлаучыларның татар әдәбиятыннан БДИ тапшырырга теләмәүләре ихтыяҗга бәйле. Әгәр без татар бүлегенә укырга керүчеләр өчен ул имтиханны мәҗбүри итсәк, БДИ тапшыручыларның саны артыр иде, мин шикләнмим. Әмма мәҗбүри имтиханнарга кушып, өстәмә рәвештә татар әдәбиятыннан да БДИ нәтиҗәләре сорау абитуриентларга эш күләмен арттырачак, бу укучыларга өстәмә нагрузка. Әгәр инде әдәбияттан да имтихан булсын, әмма ул өстәмә йөк булмасын дисәк, без башка бер имтиханны төшереп калдырырга тиеш булабыз”, - диде галим. Сүзгә КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов та кушылды. “Бүген балалар да, үзебез дә башка заманда яшибез, компьютер, интернет заманында. Дәүләт имтиханнары елдан ел катлаулана бара, балаларга нагрузка зур. Тагын бер нәрсә бар – балалар хәзер прагматиклар, алар мәктәпне тәмамлаганда берничә урынга документлар тапшыру вариантларын уйлый. Балаларның татар әдәбиятыннан БДИ сайламавының сәбәбен моның белән дә аңлатып була”, - диде ул.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев