Татар матбугаты
"Кәттә булып йөрүдән туктагыз!" - Рөстәм Миңнеханов
“Кәттә булып йөрүдән туктагыз! Сез мәктәптәге вәзгыятьне, иң яхшы укучыларны җәлеп итү юлларын белеп торырга тиеш”, – дип тәнкыйтьләде Рөстәм Миңнеханов вуз ректорларын Мөслимдә узган мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә. Республика башлыгы фикеренчә, “акыллы баш”ларны үзебездә калдыру ягын карарга кирәк. “Татарстан укучылары иң яхшы белем алырга тиеш”, – диде ул.
Әле берничә көн элек кенә Президент Иннополиста бердәм дәүләт имтиханнарында 100 балл туплаучы егет-кызлар белән очрашкан иде. Әнә шул 117 укучының яртысы читтәге вузларга китәргә җыена икән. Араларында икешәр, хәтта өчәр фәннән иң күп балл җыючылар да бар. Өч фәннән 100 балл алган Бөгелмә кызы кайсы уку йортын сайлаган дисезме? Белеме белән меңне ега алган кызны Самара университеты үзенә эләктергән. Ә безнекеләр авыз ачып калган. “Самара уку йортын начар димим. Шунысы кызык: ул Петербургка да, Мәскәүгә дә китмәгән. Яшьләрнең яртысы читкә китү безне бизәми. “Акыллы баш”ларны көчләп калдырырга кушмыйм. Кызыксындыру юлларын эзләргә кирәк. Алар өчен көрәшә белмибез. Андыйларны университетларыгызга чакырыгыз, сөйләгез, күрсәтегез. Нигә “Силикон үзәнлеге”, тузансуырткыч кебек, дөньядагы талант ияләрен үзенә тарта соң? Ә сез кая карыйсыз? Шулай булгач, уку йортлары ничек итеп көндәшлеккә сәләтле була алсын, ди?! Иң мөһиме – студент, акыл үсеше бит. Киткәннәре белән дә элемтәләрне өзмәскә, предприятие, компанияләргә мәгълүмат бирергә кирәк”, – диде Президент. Алайса, хәлләр “сөяге – безгә, ите читләргә булсын” кебек килеп чыга. Рөстәм Миңнехановны Югары икътисад мәктәбе белән Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы уздырган рейтинг та канәгатьләндерми. Бездәге вузларның берсе дә бюджет урыннарына кабул итү сыйфаты буенча “илнең иң яхшы 20 уку йорты” исемлегенә кермәгән. Рейтингка эләккән вузларда БДИның уртача нәтиҗәсе 81 – 95 баллны тәшкил итә. Мисал өчен, Казан илкүләм тикшеренүләр технология университетының уртача баллы – 62. Бу – модага иярү түгел! Соңгы елларда яшьләрне һөнәргә өйрәтү эше дә җайланып килә. Мәктәпне тәмамлаучыларның яртысы көллият, техникумнарга китә. Аларны эшкә өйрәтү өчен дистәдән артык заманча ресурс үзәкләре төзелде. Һәр район мондый үзәккә кызыга икән. Тик, Президент әйтүенчә, аларның саны чиксез була алмый. Мондый үзәкләрне зур предприятиеләр булган төбәкләрдә төзү отышлырак. Заказ да, кулланучылар да бар. Ә инде башкаларга таррак белгечләр әзерли торган күпфункцияле үзәкләр булдырырга киңәш итте. “Һөнәри белем бирү өлкәсендә алга китеш сизелә. Ләкин ресурс үзәкләренә халыкара стандартлар кертергә кирәк. Бу – модага иярү түгел, һөнәри осталык – көндәшлеккә сәләтлек. Быел халыкара стандартлар сынау рәвешендә кертеләчәк. Һөнәри әзерлектән тыш, белгечләрне кабат әзерләү эшен дә оештырырга кирәк әле. “Ворлдскиллс” чемпионатында кемнедер гаҗәпләндерү өчен катнашмыйбыз. Бу – илебез, аның икътисады өчен кирәк. Әгәр һөнәри осталыкны күтәрсәк, болай да көндәшлеккә сәләтле булачакбыз”, – диде Президент. Республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин китергән мәгълүматка караганда, илдәге югары уку йортларын тәмамлаучыларның яртысыннан кимрәге башка өлкәдә эшли. “Бу бит – әрәм хезмәт, әрәм акча. Мәктәпләрне тәмамлаганда укучылар үзләренең нинди һөнәр сайлаячагын белеп торырга тиеш, – диде парламент башлыгы. – Безгә яңа бәяләү рейтингы кирәк. Бу кайсы мәктәптә күбрәк медаль алучылар яки 100 балл җыйган яшьләр укуын белү өчен түгел, һөнәри белемнең дәрәҗәсен ачыклау өчен кирәк”. Белем рейтингында ниләр бар? Август киңәшмәсенең иң көтеп алынган минуты – белем сыйфаты рейтингын игълан итү ул. Бөгелмә районы инде берничә ел рәттән исемлектә беренчелекне бирми. Республика мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов моны яхшы белем бирү, профильле сыйныфларның һәм методик ярдәм күрсәтүнең уңышлы оештырылуы нәтиҗәсе дип саный. Узган уку елында Саба, Мамадыш, Түбән Кама, Яшел Үзән, Балтач, Азнакай районнары нәтиҗәләрен күпкә яхшырткан. Питрәч – 25, Спас – 16, Сарман 13 баскычка өскә күтәрелгән. Ә менә Менделеевск, Кама Тамагы, Әлки, Чирмешән, Алексеевск районнары һаман “кызыл зона”дан чыга алмыйча интегә. Тукай районы – 31, Чистай – 17, Минзәлә – 15, Зәй һәм Тәтеш 12 баскычка түбәнгә тәгәрәгән. Укыту-методик эшчәнлекне өйрәнү буенча координацион совет фаш ителгән районнарга чыгып, проблемаларны өйрәнәчәк. Районнарда имтихан нәтиҗәләре буенча аерманы да китерде ул. Әйтик, рус теле имтиханы күрсәткечләре буенча иң зур аерма Яшел Үзәндә (41), Әлмәттә (24,5), Чистайда (23,5), Киров һәм Мәскәү районнарында (32,3), Вахитов һәм Идел буе районнарында (32) күзәтелә. Ә иң кечкенәсе Бөгелмәдә – 6,9. Математика имтиханында иң зур аерма Әлмәт (52,4), Яшел Үзән (42,8), Вахитов һәм Идел буе районнарында (50,6). Иң кечкенә аерма Бөгелмә (9), Мамадыш (13) районнарында табылган. Аз комплектлы мәктәпләр үз укучыларын имтиханнарга лаеклы итеп әзерли алмаган. Алексеевск районының Зур Тигәнәле мәктәбен нибары бер укучы тәмамлаган, ул да математика сынавын 27 баллга тапшырган. Әлки районының Хузангай мәктәбендә математиканы ике укучы тапшырган һәм икесе дә 27 балл алган. “Әлеге укучылар югары белем алудан мәхрүм калды. Бу мәктәпләрдә 9 нчы сыйныфтан белем бирү юнәлеше дөрес корылмаган”, – дип сәбәбен аңлата министр. База мәктәпләренең дә рейтингы булдырылган. Аларның саны – 469. Беренче урында Казанның 131 нче лицее булса, Югары Осланның Куралово мәктәбе иң ахыргы булып табылган. Математика юнәлешендәге лицейда математика сынавының уртача күрсәткече – 78,13 балл. Ә рус телен тагын да яхшырак беләләр (83,18). Бу лицейда БДИны 141 укучы тапшырган. Куралово мәктәбен 3 кеше тәмамлаган. Анда математиканың уртача баллы – 39. Рус теле буенча – 59,67. Аттестатсыз калучылар Казанның 152 нче гимназиясендә (2,17 процент), Әлки районының Юхмачы мәктәбендә (12,50), Казанның 78 нче лицеенда (“Фарватер”) – 2,44 процент. 2018 елда Татарстан беренче мәртәбә белем сыйфатын чагыштыру буенча PISA тикшеренүләрендә катнашачак. Анда республика күрсәткечләре аерым дәүләт булып каралачак. Димәк, Корея, Финляндия, Сингапур, АКШ белән чагыштырырга мөмкинлек туачак. Сыналуның да төрлесе була. Мөслимдә Энгель Фәттаховка самбо буенча мастер-класс та күрсәтергә туры килде. “Мәктәпкә – самбо” проектында катнашучы укучы белән көч сынашты ул. Министрның көрәшкә карата мәхәббәте күптән билгеле – мәктәп укучысы Татарстанның баш педагогына каршы тора алмады. Әмма самбодан да мөһимрәк әйберләр байтак әле... Республикада татар бакчалары һәм мәктәпләре эшне тиешенчә оештыра дип әйтә алмыйбыз. Татар балаларына туган телдә белем һәм тәрбия бирү күрсәткече нибары 54 процентны тәшкил итә. “Сабый чакта телне үзләштерү күпкә җиңелрәк. Эшне оештыра белмәгән тәрбиячеләрне еш кына тәнкыйтьлиләр. Мин моны гадел дип саныйм. Казанда 40 бакчаның эшчәнлеге тикшерелде. Шуларның 24ендә генә барлык тәрбиячеләр дә татарча белә”, – диде министр. Бөтенроссия тикшерү эшләренең 4 нче сыйныфта русча гына үткәрелүе дә аңлашылып бетми. “Бу хакта да киңәшәбез, фикерләшәбез. Киләсе елга ничек буласы билгесез. Фәнни эшне туган телдә язу мәсьәләсе хәл ителмәгән. Бүген бу хәтта татар филологиясе юнәлешендә дә мөмкин түгел”, – диде Энгель Фәттахов. Министр зур шәһәрләрдә туган телне саклап калу һәм үстерү өчен җаваплы хезмәткәрләр булырга тиеш дип саный. Район башлыклары белән очрашып, мәгарифне үстерү планнары расланган. ”Күп нәрсә сездән тора. Бу мәсьәләләрне контрольдә тотыгыз”, – дип мөрәҗәгать итте ул район башлыкларына. – Тел ул – аралашу чарасы гына түгел, мәдәният, гореф-гадәтләр дә. Без татар, удмурт, мари, чуаш, телләрен саклау буенча эшне ничек оештырып булуын күрсәтергә тиешбез. Кызганыч, күп сөйлибез, тик әлегә телләр ярдәмгә мохтаҗ, – диде Рөстәм Миңнеханов.Сәрия Мифтахова, Ватаным Татарстан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев