Татар матбугаты
Кешеләрнең бары тик 1% гына үзләренең киләчәген белергә тели - Psychological Review журналы
Кешеләрнең бары тик бер проценты гына үзләренең киләчәген белергә һәм 10 проценты тискәре вакыйгаларны алдан күрү сәләтенә ия булырга тели, ди психологлар Psychological Review. журналында басылган язмада.
Кешелек дөньясы, адәм баласы алдан күрү сәләтенә ия булып, билгеле бер вакыйгаларны булдырмый калса, тормышыбыз нинди якка үзгәрер икән дип, һәрвакыт уйлана. Меңләгән әдәби әсәрләрдә һәм йөзләгән дини язмаларда әлеге сорау тискәре һәм уңай яктан карала.
Танылган немец психологы Гигеренцер һәм Гренад (Испания) университетыннан аның хезмәттәше Мария Гарсия-Ретамеро Германия һәм Испаниянең гади халкы мондый “супер талант”ка ия булу мөмкинлегенә ничек карауларын тикшереп карарга уйлый.
Галимнәр әлеге илләрдә 2 меңгә якын кешене сорашытырып көтелмәгән нәтиҗәгә килә. Катнашучыларның бер проценты гына алдан күрү сәләтенә ия булырга тели. Тагын 10 проценты – тискәре вакыйгаларны гына, ә 30 проценты уңай вакыйгаларны күрәзәлек итәргә теләүләрен белдерә.
Искәрмә дә бар – сораштыруда катнашучыларның 63 процентка якыны беренче балалары кайчан һәм нинди җенесле булуын белергә тели.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев