Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Кешеләрне алдарга ярамый!" - Рөстәм Миңнеханов

Ютазы районы башлыгы Рөстәм Нуриев хәзерге Урыссу Дәүләт район электростанциясе хуҗаларын кешеләрне алдауда гаепләде. Бу хакта ул Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә белдерде. “Станция хуҗалары генерация кала, 10-мегаватт машина турында сүз бара, ди”, - дип хәбәр итте видеоконференция элемтәсе буенча Татарстан Президентына район башлыгы. “Ничек кала ала ди инде ул? Анда машина куйсаң да, моңа 2-3 ел кирәк. Куйган очракта да, алар шәһәрне кирәкле җылылык белән тәэмин итә алмый. Бу бөтен шәһәр җылылыксыз кала ала дигән сүз. Станция банкрот. Ул эшен яңартып җибәрә алмаячак. Станция хуҗаларының халыкны алдап тотуы зур зыян китерә ала. Мин Эчке эшләр министрлыгына мөрәҗәгать итәм: моңа тәртип кертергә кирәк. Кешеләрне алдарга ярамый! Республика сыйфатлы җылылык бирә ала. Мәсьәләне хәл итү өчен безнең акча бар, җылылык белән тәэмин итү схемасы эшләнгән. Бу мәсьәлә хәл ителгән йортларда яшәүчеләр җылылык өчен ике тапкыр азрак түли. Станция хезмәткәрләрен без эш белән тәэмин итәчәкбез”, - диде Рөстәм Миңнеханов. Станция ягулык өчен зур бурычка кергән. Хәзер Урыссуда яшәүчеләрне җылылыксыз калдырмас өчен резерв мазут ягарга туры килә. Кагылмас запасларны ачу әмере республика җитәкчелеге тарафыннан бирелде. Киләсе җәйдә бөтен шәһәр индивидуаль җылыту системасына күчереләчәк, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев