Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Кәрим Тинчурин театрының Мәскәүгә гастрольләре көтелә

Тиздән Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының Мәскәүгә гастрольләре көтелә. Театр һәр елның ноябрь аенда, традиция буенча, башкалабыз тамашачыларын үзенең спектакльләре белән сөендереп кайта. Бу юлы 12 ноябрьдә Мәскәү тамашачысына Илһам Гали пьесасы буенча куелган «Беренче мәхәббәт» тылсымлы комедиясе тәкъдим ителәчәк!

Спектакльне Мәскәүнең Мюзик-холл сәхнәсендә 19.00 сәгатьтә тамаша кылырга мөмкин булачак.

Чыганак: http://tinchurinteatr.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев