Татар матбугаты
Кемгә – машина, кемгә – бина?
Җиңүчеләргә 100 машина бирелде. Моңа кадәр начар шартларда эшләгән берничә авыл җирлегендә яңа бина ачылды. Республика бәйрәме узган көннәрдә муниципаль берәмлекләр советы әнә шулай башкарылган эшләрне барлап, игълан ителгән конкурсларга нәтиҗә ясый.
Җирле үзидарәләрнең эшчәнлеген яхшырту максатыннан 2011 елда махсус конкурс игълан ителгән иде. Җиде ел эчендә шәһәр һәм авылларга 1670 машина бирелгән. Совет җитәкчесе Минсәгыйть Шакиров сүзләреннән күренгәнчә, барлык авыл советы җитәкчеләре дә “корыч айгыр”лы булган. Ә моңа кадәр күпчелек авыл советы рәисләре үз машиналарында йөрергә мәҗбүр иде. Әлеге хәлдән чыгу максаты белән муниципаль берәмлек советы җирлекләр арасында махсус конкурс уздырырга карар кылган булган да инде. Нәтиҗәдә аеруча зур күрсәткечләргә ирешкән кайбер авыллар машинаны ике тапкыр (искесен тапшырып) алу бәхетенә ирешкән. Азнакай районының Сәпәй авыл җирлеге башлыгы Фәния Галиева машинаның эш барышында бик тә кирәк булуын белдереп, республика җитәкчелегенә рәхмәтен дә җиткерде. “Без смотр-конкурслар уздырып, җирлекләрнең дәрәҗәләрен үстерү юнәлешендә дә эш алып барабыз”, – диде Рөстәм Миңнеханов әлеге уңайдан.
Бүген авыл җирлекләренә зур бурычлар йөкләнгән. Тик аларның эшли торган административ биналарының бик фәкыйрь хәлдә булуы күпләрне борчуга сала килде. Биналарның шактый искергән булуыннан, өстәвенә кышкы чорда җылы тормавыннан, шул ук вакытта яктылык җитмәүдән зарландылар. Әлеге хәлне яхшырту уңаеннан республика Президенты махсус программа кабул итәргә дигән күрсәтмә бирде. Узган ел иске биналарны ремонтлау, яңасын салу юнәлешендә эш алып барыла башлады. Быел шундый 11 авыл советына яңа бина төзелде. Зәй районының – Аксар, Мамадышның Түбән Тәкәнеш авыл җирлекләре яңа эш урынына күченгән инде. Бу көннәрдә Биектау районының Каенлык авылында да, Лаеш районының Октябрьнең 25 еллыгы бистәсендә дә өй туйлары гөрләде. 30 август көнне совет рәисе Минсәгыйть Шакиров Балтач районының Норма авыл җирлегендә административ бинаны ачу тантасында да катнашты.
– Элеккегесе белән хәзергесен чагыштыра торган түгел инде, – ди Норма авыл җирлеге башлыгы Тимур Гатауллин. – Минем биредә эшли башлавыма ике генә ел. Эшкә урнашу белән бинабызның бик начар хәлдә булуын әйттем. Баксаң, миңа кадәр эшләгән авыл советы рәисләре дә бу проблеманы күтәргән булып чыкты. Ни кызганыч, махсус программа булмагач, яңа бинаны салуны кичектереп торырга мәҗбүр булганнар. Мөмкинлек килеп чыгу белән эшкә тотындык.
Норма авыл советы озак еллар фин технологиясе буенча эшләнгән иске генә йортта утырган. Бернинди дә уңайлыклары юк иде, дип искә ала җирлек башлыгы. Кергән кешеләр дә, бигрәк ямьсез урында эшлисез, дип әйтә торган булган. Берничә ай эчендә иске бина янында яңасы калкып чыгар дип башларына да килмәгән. Бу хәлләргә күңел ышанмый, ди ул.
– Җирлек башлыгы янына халык төрле сораулар белән килә, – диде совет җитәкчесе Минсәгыйть Шакиров әлеге уңайдан. – Ул кешеләрне начар бинада кабул итәргә тиеш түгел. Килүчеләрне ачык чырай белән матур бинада каршы алу – үзе зур дәрәҗә. Әгәр дә проблемасын да шунда ук хәл итеп җибәрә аласың икән, бу авыл кешесенең җитәкчегә карата булган хөрмәтен тагын да арттыруга китерәчәк.
Лилия Нурмөхәммәтова, Ватаным Татарстан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев