Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Кәгъбәтулла янында йөрүемне зур бүләк дип саныйм" - шагыйрә Лилия Сәлахетдинова (ФОТО/ВИДЕО)

"Хәзерге вакытта Әл-Хәрәм мәчете, Кәгъбәтулла янында йөрүемне зур бүләк дип саныйм", – ди "Ярдәм" мәчетенең дәвалау-тернәкләндерү үзәге әгъзасы, шагыйрә Лилия Сәлахетдинова. Хәзерге вакытта Хаҗ сәфәрендә булган Лилия бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә белдерде. l1 "Хыялым чынга ашты, бик күп еллар хыялланган идем. Хаҗ сәфәрен оештыручыларга зур рәхмәтләремне җиткерәсем килә, Ходаем исәнлек, җан тынычлыгы бирсен. Гомумән, бөтен мөселманнарның  да шушы шартны үти алуларын теләр идем", – диде Лилия. l2 "Бер килгәч, икенче, өченче тапкыр да киләсе килә, дип әйтәләр бит, мин әле кайтмаган, ә инде тагын килсәм иде, дип теләп ятам. Бу чыннан да зур хыялым иде, чынга ашты, Аллаһка шөкер. Ә калган хыяллар, планнар, Аллаһ насыйп итсә, алар да кабул булыр", – дип уртаклашты Лилия Сәлахетдинова үз хис-кичерешләре белән. l3 https://www.youtube.com/watch?v=SrfaQepmVTo  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев