Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанның бизәге - Болак күле кайчандыр зур көймә йөрешле елга булган (башкалабыз урамнары буйлап сәяхәт/фото)

Беләсез микән – Казаныбызның бизәге булган Болак күле кайчандыр зур көймә йөрешле елга булган, ә вакытлар узу белән ясалма ермакка әйләнгән.
Уң һәм Сул Болак урамнары әлеге ермак белән тыгыз бәйләнештә. Аның турында беренче искә алулар XVI гасырда очрый, әмма килеп чыгышы турында төгәл фикерне белгечләр әйтә алмый. Күпчелек белгечләр (алар арасында Казан Кремленең штаттан тыш экскурсоводы Ирина Гүзәлбаева да бар) Болак  чыгышы белән табигый елга булган, ә хәзер ул Меңьеллык мәйданы астыннан махсус торбалар аша Казансу елгасы белән тоташкан ясалма ермак кына дип саный. – Кайчандыр Болак Кабан күле белән тоташкан була. Ул вакытта яз көне су өч ай буе бер якка, Казансудан күлгә акса, ә калган тугыз айны кире юнәлештә, ягъни Кабаннан Казансуга бара, – дип аңлата Ирина Гүзәлбаева.   Ташу вакытында Казансу һәм Иделдә су Кабанныкыннан артып китә, шуңа Болак башта, әйтерсең лә, агымын туктатып, күлгә ага башлый. Кайчагында Болакның үзәне шул чаклы су белән тула, ул күрше урамнарга да чыга. Моннан йөз ел элек ул көймә йөри торган һәм балыкка бай күп сулы елга булган. Күп кенә риваятьләрдә вак куак белән капланган Болакның төбендә һәм ярларында чишмәләр бәреп чыкканлыгы турында әйтелә. Суы йомшак һәм чиста булуы белән аерылып торган, шуңа, ризык тәмле чыга һәм яхшы кабара дип, бу суга камыр да басканнар. Елга зур көймә йөрешле булса да, анда аларны йөртүнең кирәге булмый. Балык рәте мәйданы (хәзерге Тукай мәйданы), Болакның ике яры (хәзерге Уң һәм Сул Болак урамнары) һәм аларга карата барлык перпендикуляр урамнар ермакка авышып урнаша. Болакның яннарыннан махсус улаклар урнаштырып, шушы тирәдәге барлык юынтык су һәм пычракны шунда агызалар. Санитария культурасы, чыннан да, бик түбән була, кайбер галимнәр  хәттә ки Казандагы начар яшәү шартларын ермакның су сыйфаты белән бәйләп карый. Шәһәрнең Болак арты өлешендә үлүчеләр туучыларга караганда күбрәк булган дигән белешмәләр дә бар. Ә су кимү вакытында казанлылар инфекцияле авырулар эләктергән дип тә әйтәләр.   Әлеге урын ярминкәләр уздыру өчен отышлы булган. Ул Кремль астында Идел һәм Казансу белән тоташкан шактый зур мәйданны алып тора. XV гасыр уртасына сәүдә итү иң югары дәрәҗәгә җитә, Казан ул вакытка Идел буеның эре сәүдә үзәгенә әверелә. Түбән Новгородта  Мәкәрҗә ярмәнкәсе барлыкка килү белән, Болактагы сәүдәгәрләр саны кими төшә, әмма алар монда килүдән туктамый. Революциягә хәтле Болак аша уза торган таш күпер берәү генә була. Ул хәзер дә бар. Таҗи Гыйззәт һәм Муса Җәлил урамнарын тоташтыручы Лебедевский күпере. Бу күпердән кала биредә 100 ел элек агач күперләр булган, ләкин язгы ташу вакытында алар бик еш җимерелгән. Күперләр безнең өчен гадәти булган рәвешне узган гасырның уртасында алган. Ә Лебедевский күпере 100 елдан артык вакыт үтсә дә сакланып калган. – Аны дворянин Казан Император университетының чыгарылыш студенты хөрмәтенә атаганнар. Танылган дөньякүләм хаким, фәкыйрьләр буенча Попечительләр комитеты рәисе, 1899 елдан 1903 елга кадәр Казан шәһәре башлыгы булып торган, статусы буенча хәзерге мэрга ошаган, – дип сөйли  Ирина Гүзәлбаева. Хезмәте ахырына якынлашканда ул таш күпер салырга уйлый, чөнки агач күпер өчен гел чыгымнар кирәк була. 1903 елда күпер төзелеше башлана. Әллә сметаны дөрес төземәү, әллә башка нәрсә аркасында төзелешкә планлаштырган акчалардан тыш тагын даими агач күперләрне яңартуга бүленгән барлык акчалар тотыла.   Мона карамастан, төзү эшләре барыбер туктатыла. Чөнки бу вакытта Александр Лебедев шәһәр башлыгы булудан китә һәм казнага йогынты ясый алмый. Әмма 1907 елда үз акчасына күперне төзеп бетерә. Төзелешкә барлыгы 20 мең сум акча китә. Ул вакыттагы акча белән чагыштырганда бу зур акчалар була. Еллар үткәч күпер аның исемен йөртә башлый, кайвакыт аны төзүче күп акча югалтканга күрә, күз яше күпере дип тә атыйлар. XIX гасыр ахырында Болак буйлап биналар барлыкка килә башлый, күбесе аларның әле дә сакланган. Мәсәлән, 1835 елда Икенче Казан ирләр гимназиясе төзелә, хәзер әлеге бинада Вахитов районының Балалар иҗаты үзәге урнашкан. Биредә революционер Николай Бауман укыган, әмма укытучылар белән килешә алмаганга, 7 класста укудан киткән. XIX гасыры ахыры тирәсендә уку йорты каршында Василий Анкирский чиркәве төзелә. Ул бина да Балалар иҗаты үзәге комплексына керә. Гамәли психология, этнопсихология һәм мәдәниятара аралашу психологиясенең фәнни-мәгариф үзәге кайчандыр училище булган җирдә урнашкан. Аны 1876 елда төзегәннәр һәм бирегә башлангыч белеме булган малайларны кабул иткәннәр, уку вакыты алты-җиде елны тәкшил иткән. Әлеге уку йортын 2 меңнән артык кеше тәмамлаган. Бу биналар сакланылган һәм әле дә эшли, әмма алар арасында фотосурәтләр аша гына искә төшерә торганнары да бар.       Йөз ел элек Уңъяк Болакның 53/2нче йортында 1862 елда төзелгән Николай Чудотворец чиркәве булган. Аңа кадәр бу урында иске йола чиркәве урнашкан, ләкин XIX гасыр уртасында патша җимерү турында боерык чыгара, агач корылмаларны җимереп яңаны төзиләр. Совет елларында биредә тулай торак оештыралар. «Пирамида» урынында 1978 елга кадәр Изге Ана Успение соборы торган. Ул шушы ук урында XVI гасырда агач бүрәнәләрдән ясалган була, берничә тапкыр яна. Таш корылманы 1863 елда торгызалар.
Казанның Ирек мәйданы моннан 300 ел элек шәһәрнең чите булган. XVIII йөзнең беренче яртысында, хәзерге опера театры, Татарстан Хөкүмәте бинасы, Казан Ратушасы урынында Казансуга барып тоташкан тирән ерганаклар сузылып киткән. Борынгы Казанга Арча капкалары аша кергәннәр. Хәзер ул урында – Карл Маркс урамы, бер ягында - Казан илкүләм тикшеренү техник университетының (КАИ) уку бинасы, икенче ягында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты офислары урнашкан. 
Еллар үтү белән шәһәр үскән һәм элек каланың чите булган территорияләрдә яңа йортлар калкып чыккан. Хәзерге Ирек мәйданы урынындагы ерганакларны да тигезләгәннәр. Казанның архитектор Фома Петонди эшләгән генераль планы буенча, биредә алпавыт Павел Есипов крепостной крестьяннардан торган үз труппасы өчен театр бинасы төзегән. Төзелеш эшләренә рөхсәт биргәндә аңа шундый шарт куйганнар – 10 елдан соң ул агачтан салынганы урынына таш бина торгызырга тиеш булган. – Казанда тәүге театр бинасы сафка баскач, аның тирәсендәге мәйданны Театр мәйданы дип атап йөртә башлаганнар, – ди Казан Кремленең штаттан тыш экскурсоводы Ирина  Гүзәлбаева. – 1924 елның көзендә аның исемен Ирек мәйданы дип үзгәрткәннәр.     XIX йөздә Казанда янгыннар әледән-әле кабатланып тора, алардан театр да берничә тапкыр зыян күрә һәм яңадан торгызыла. 1850 елда таш бина төзи башлыйлар. Бүген әлеге урында Ленин һәйкәле тора. Шәһәр театрында беренче спектакльне 1852 елның 6 апрелендә күрсәтәләр. Бинаны кирпечтән төзесәләр дә, 1860, 1874 елларда чыккан янгыннарның кайнар җиле аңа барыбер кагыла. Соңгы янгыннан соң театрның тышкы күренеше сизелерлек үзгәрә, күпләр бинаның бик тә зиннәтле, ә алгы ягы хәтта Мәскәүнең Кече театрыннан да матуррак булуын искәртә. Тарихи бинаның кайчан һәм ничек җимерелүе төгәл билгеле түгел. 1954 елның 7 ноябрендә әлеге урында Владимир Ленин һәйкәле калкып чыга. Скульптураның биеклеге – 4,8, постаментыныкы 9,2 метрга җитә. Һәйкәлнең аерылгысыз өлеше – трибуналар. Шунысы кызык, алгы өлешенең уртасында барельеф (Казан университетында 1887 елдагы студентлар сходкасын чагылдырган рәсем) урнашкан. Шәһәрдә бер театр юкка чыкканга карап кына Казандагы мәдәни тормыш туктап калмый. Барыбыз да күнеккән Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры бинасын 1933 яки 1936 елларда төзи башлыйлар. Аның проектын әзерләү белән Мәскәү архитекторы шөгыльләнә, әмма ул сугышта һәлак була. Проектны очлап чыгу өчен башка кешене билгелиләр, ул баштагы төп идеяне саклап кына калмый, үзенекен дә өстәп җибәрә. 1956 елның 28 сентябрендә театр тантаналы төстә ачыла. – Хәзерге опера театры урынында элек Державин бакчасы булган. Ул якташыбыз, шагыйрь һәм юстиция министры Гавриил Державин хөрмәтенә шулай аталган, биредә аның бронзадан коелган һәйкәле дә булган, – ди экскурсовод Ирина Гүзәлбаева.     1932 елда монументны җимерәләр, аның калдыкларын домна мичендә эретәләр. Шуңа да карамастан, казанлылар әлеге һәйкәлне бүген дә күрә ала. Горький урамындагы Лядской бакчасында шул ук монументның төгәл күчермәсе урнаштырылган. Театр мәйданында башка һәйкәлләр дә була, тик аларның кайберләрен бик тиз оныталар. Мисал өчен, XIX йөз башында 1812 елдагы Ватан сугышында җиңү һөрмәтенә Михаил Кутузовка һәйкәл куялар. Аны урнаштыру өчен акча җитмәгәнлеге билгеле, шунлыктан фигураны гипстан эшлиләр, ә тышкы яктан папье-маше белән каплыйлар. Нәтиҗәдә, монумент берничә айдан җимерелеп тә төшә. Казанлылар һәйкәлне металлдан коярга кирәк дигән фикергә килә, хәтта аның өчен акча да җыя башлыйлар, әмма монумент барыбер торгызылмыйча кала. Элеккеге – Театр, бүгенге Ирек мәйданын Казан Ратушасы бинасы берләштереп тора. 1844 елның 27 апрелендә Николай I раслаганнан соң,  Дворяннар җыелышы өчен яңа бина төзи башлыйлар. Архитекторлары – Михаил Коринфский һәм Николай Ефимов. Төзелешкә Казан дворяннары акча бүлеп бирә, бина 1854 елда сафка баса. Зур залдагы акустика шәһәрдә иң яхшыларның берсе була, күп кенә танылган кешеләр моннан бик оста файдалана. 1900 елда биредә Василий Качалов, тугыз елдан соң Федор Шаляпин чыгыш ясый, 1914 елда Владимир Маяковский үз шигырьләрен укый. Бина исемен берничә тапкыр алыштыра – Дворяннар җыелышы, Крестьян йорты, Кызылармияче йорты, Совет Армиясе йорты...     – Совет властен раслау турында нәкъ менә шушы бинаның балконыннан игълан итәләр, – ди Ирина Гүзәлбаева. Тора-бара аны Офицерлар йорты дип атап йөртә башлыйлар, хәзерге исеме – Казан Ратушасы. Аның Каршында КАИның бер уку бинасы урнашкан. Күпләр ул совет заманында төзелгән дип уйласа да, аның тарихы еракка барып тоташа. – Бинаның беренче ике каты – борынгы, XIX йөздә биредә почта конторасы эшләгән, шәһәргә килүчеләр шунда теркәлергә тиеш булган. Алар арасында Александр Пушкин, Александр Дюма, Александр Герцен да бар, – ди Ирина Гүзәлбаева. 31нче почта конторасының ярдәмче биналары, ат абзары, печәнлеге, лапаслары булган, алар тулы бер кварталны биләп торган. Моннан тыш, әлеге бинада Казан округының почта-телеграф элемтәсе идарәсе һәм Казандагы беренче телеграф станциясе эшләгән. Почта конторасы һәм башка элемтә органнарының нәкъ менә хәзерге адрес буенча (Театр урамы, 7/31) урнашуы очраклы хәл түгел. Биредән Мәскәү, Пермьнән Уралга һәм Себергә почта юллары узган. 1932 елда бинаны Казан совет хокукы институтына бирәләр, төзекләндерәләр, берничә катка биегәйтәләр. 1952 елда ул КАИ карамагына күчә, биш елдан соң тагын үзгәртеп төзиләр. Нәтиҗәдә, ул бүгенге биш катлы бина рәвешен ала.     Ирек мәйданында мәдәният һәм мәгариф учреждениеләре хакимият органнары белән янәшә урнашкан. 1895 елда бүгенге Татарстан Хөкүмәте бинасы урынында Казандагы беренче электр станциясе төзелә, ул октябрь инкыйлабыннан соң «Красная заря» дип аталып йөртелә башлый. 1929 елда Кабан күлендә яңа электр станциясе сафка баскач, элеккеге бинаны язу машинкалары заводына бирергә карар кылалар. 1950 еллар башында хакимият органнары өчен бина кирәк була, аны предприятиене сүтеп, шуның урынында төзергә ниятлиләр. Төзелеш барышында проект берничә тапкыр үзгәреш кичерә, нәтиҗәдә бинаны 1962 елда файдалануга тапшыралар. 2000 еллар башында аңа реконструкция ясыйлар.  

Чыганак: http://intertat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев