Татар матбугаты
Казанның "Ярдәм" мәчетендә күренекле публицист Марсель Зариповны искә алу мәҗлесе узды
1118
0
0
Яңа елның беренче пәнҗешәмбесендә Казанның «Ярдәм» мәчетендә күренекле публицист Марсель Зариповны искә алу мәҗлесе булды. Нәкъ бер ел элек, 2017 елга аяк баскач та, гомерендә бер вакытта да хастаханәгә аяк басмаган бу үзенчәлекле шәхес көтелмәгән яман чирдән вафат булгач, Казан җәмәгатьчелеге сискәнеп, бу хәбәрне авыр кабул итте. Чөнки Марсель Харис улы 85 яшен тутырса да, беркайчан да саулыгына зарланмады, һәрвакыт хәрәкәтчән, зирәк һәм кыю фикерле кеше булды.
Масель Зарипов Татарстанның Сарман районында туган, армиядә дингез флотында хезмәт иткән, туган ягында нефтьчелеккә укыган, Әлмәттәге төзелешләрдә, промыселларда тормышны өйрәнгән, Казан университетының журналистика факультетын тәмамалаган, шәһәр һзм нефтьчеләр матбугатында чыныккан, аннары чирек гасыр дәвамында «Советская Россия» газетасының Казандагы үз хәбәрчесе булып, тормышның астын-өстен өйрәнгән, катлаулы хәлләрне тирәнтен актарган шәхес. Ул булмаган район, предприятие, күренекле бер кеше дә калмагандыр. Аны да үз заманында белмәгән кеше сирәк булгандыр.
Марсель Зарипов татар авылында туып үсеп тә, рус телендә иҗат итүче журналист һәм язучы, татар язучыларының әсәрләрен русчага тәрҗемә итүче затлы белгеч иде. Аның мәкаләләрен бөтен Татарстан көтеп, дулкынланып каршы алды. Совет илендә яшәүчеләр М.Зарипов күзаллавы аша Татарстанны һәм татарларны белеп яшәде. Аның документаль прозасы, респубиканың индустриясе, авыл хуҗалыгы турында китаплары, проблемалы очерклары тормышка көчле тәэсир ясады. Марсель Зарипов үзенең публицистик хезмәтләре өчен Татарстан Республикасында Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булган бердән-бер журналист.

Саяра Гыйлмулла кызы Зарипова кызын һәм тормыш иптәшен югалткач йөрәк хисләрен шигырьләр аша җиткерә
«Ватаным Татарстан» газетасының элекке баш мөхәррире Монир Әһлиуллин
Марсель Зариповның тормыш иптәше Саяра Гыйльмулла кызы, улы Ильдар һәм килене Голсинә, оныкчыгы Дияра, оныгы Данияр һәм аның хатыны Камилла

Римзил Вәлиев, Бөтендөнья татар конгрессы
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Поделиться:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев