Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанның Миллениум күпере ни өчен "М" хәрефе рәвешендә салынган? Роберт Миңнуллин хөрмәтенә!

Озак еллар Татарстан парламенты депутаты булган Роберт Миңнуллин бу хакта үзенең инстаграмында язган. "Бу күперне Казанның 1000 еллыгы хөрмәтенә ачканнар иде, "Миллениум" дип исем дә биргәннәр иде. Халык телендә аны "Минтимер" күпере, "Миңнеханов" күпере, "Мөхәммәтшин" күпере, "Метшин" күпере диючеләр дә бар", - дип яза шагыйрь.
"Ә чынында ул "Миңнуллин" күпере. Беренчедән, мин шул тирәдә яшим. Икенчедән, бик бәләкәй чагында миннән "Фамилияң ничек?" дип сорагач, һәрвакыт: "Миннелиум", - дип җавап биргәнмен. Халык белеп торсын дип кенә язуым", - дип язган Роберт Миңнуллин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев