Татар матбугаты
Казанның Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе телләр өйрәнергә теләүчеләрне чакыра
28 августтан Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе бүлегенә яңа уку елына гаризалар кабул итү башлана. Укыту гомуми программалар буенча алып барыла.
Бүгенге көндә теләгән һәркем үз халкының телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен, фольклор, җыр һәм биюләрен, туган ягының тарихын һәм географиясен өйрәнә алырлык 17 бүлек эшли.
Гаризалар кабул итү кагыйдәләре һәм укыту планы белән сайттан укып яки мәктәпнең укыту бүлегендә танышырга мөмкин.
Моннан тыш чит телләрне өйрәнү буенча түләүле курслар да бар:
- корея телен өйрәнү буенча әзерлек группасы (1 ай, 16 дәрес)
- корея телен өйрәнү буенча дәвам итү группасы (1 ай, 16 дәрес)
- инглиз телен өйрәнү буенча әзерлек группасы (1 ай, 8 дәрес)
- инглиз телен өйрәнү буенча дәвам итү группасы (1 ай, 8 дәрес)
- төрек телен өйрәнү буенча әзерлек группасы (1 ай, 8 дәрес)
- төрек телен өйрәнү буенча дәвам итү группасы (1 ай, 8 дәрес)
Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев