Татар матбугаты
Казанның Кремль яр буенда Гашыйклар көненә әкият шәһәрчеге барлыкка киләчәк
29 гыйнварда яңа ел шәһәрчеге үз эшен төгәлли. 10 февральдә инде Казансу яр буе шәһәрнең иң романтик урынына әвереләчәк.
Казанның Кремль яр буе бәйрәмгә сюрпризлар әзерли – парлылар Гашыйклар аллеясында йөреп, тылсымлы агач янында теләкләр тели алачак. Теләкләр агачында һәркем үз теләген кәгазь битендә язып калдыра ала. Шулай ук аллеяда махсус диварда теләге булган һәркем үз ярына теләкләрен, хисләрен язма рәвештә җиткерә алачак. «Гашыйклар шәһәрчеге 10 февральдән ай ахырына кадәр эшләячәк. Узган елдагы сыман, әмма яңартылган Гашыйклар аллеясы һәм Теләкләр дивары булачак», – дип җиткерде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Казан Кремль яр буе маркетинг бүлеге җитәкчесе Карина Ситдыйкова.
Аллея әкияти ЗАГС эшли торган чатырга тоташа. Әкият шәһәрчеге кагыйдәләре буенча, гашыйк парлар никахлаша, ә аларга язылышу турында таныклык биреләчәк һәм истәлеккә фото булачак. «Әлеге вакыйгага туганнарыгызны һәм дусларыгызны чакырырга киңәш итәбез», – диде агентлык әңгәмәдәше.
Әкияти ЗАГС җомга, шимбә, якшәмбе көннәрендә 16.00 дан 22.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Узган ел мондый чара бик популяр булган: 14 февраль көнне генә дә 152 пар әкияти ЗАГСта теркәлгән.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев