Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанның "IT-парк"ында Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләрендәге яшь эшкуарлар өчен яңа платформа ачыла

Бүген, 1 декабрьдә, Казанның “IT-парк"ында республиканың “Сәләт” иҗтимагый фонды белән “Oxademy” бизнес-мәктәбе Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләрендәге яшь эшкуарлар өчен яңа платформа ача. Бу хакта "IТ-парк"ның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге оешмага кергән 57 илдән һәм Россиядән яшь эшкуарларны үз стартап-проектларын Казан “IТ-парк”ында тәкъдим итәргә чакыралар. Аларга тәҗрибәле экспертлар һәм инвесторлар бәя бирәчәк. Уңышлы дип табылган проектларны соңрак биредә үк тормышка ашырып булачак.

Әлеге халыкара проект быел май аенда Татарстан башкаласында узган "KazanSummit" Халыкара форумы кысаларында оештырылган II Казан Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең яшь эшкуарлары форумында тәкъдим ителгән иде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев