Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанга Төркия Премьер-министры киләчәк

Декабрь башында Төркия Премьер-министры Бинали Йылдырым Россиягә эшлекле визиты барышында Казанга да килер дип көтелә. Төркия Хөкүмәте башлыгының рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, аның Россиягә сәфәре 6-7 декабрьгә билгеләнгән.

6 декабрьдә Төркия Хөкүмәте башлыгы Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев белән очрашырга ниятли.

Россия Хөкүмәтенең матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА “Новости” хәбәр иткәнчә, ике ил арасында сәүдә-икътисади һәм инвестицияләр җәлеп итү өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү, энергетика, сәнәгать, транспорт тармакларында уртак проектлар тормышка ашыру турында сөйләшү планлаштырыла.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев