Татар матбугаты
Казанга татарның "каймагы" җыела
Милләтебезнең тарту көче нинди берәмлек белән үлчәнә икән? Һәрхәлдә, якын арада моны Казанда күз белән күреп, колак белән ишетеп, күңел белән тоеп булачак: 2 – 5 август көннәрендә башкалабызда Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтае эшләячәк. Бу көннәрдә Ирек мәйданындагы БТК башкарма комитеты бинасы умарта оясын хәтерләтә – гөж килеп тора.
Корылтай башланырга берничә көн генә калса да, кайлардан гына мөрәҗәгать итмиләр. Күз алдымда гына Петербургта яшәүче бер агаебыз, шылтыратып, үзенең бик мөһим шәхес икәнлеген, аңардан башка уза калса, корылтайның бик үк тулы канлы булмаячагын аңлатырга тырышты, башкалабыздагы бер түрә ханым исә, ничек инде чакырылган шәрәфле кунаклар исемлегенә мин эләкми калганмын, дип конгресстагыларны аптыратты. Мөгаен, алар хаклыдыр да. Әмма нихәтле генә тырышсаң да, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрына меңнән артык кешене сыйдырып булмый (журналистлар, узган корылтайдагы кебек, 3 август көнне булачак пленар утырыш барышын күршедән, Ратушадагы телевизор экраныннан гына күзәтәчәк икән). Дөрес, Биби дә бара, Сәрби дә бара, нишләп әле мин генә театрга бармыйча калыйм, дип исәпләүчеләр дә бардыр бу зур җыенга эләгергә тырышучылар арасында. Ничек кенә булмасын, татарның каймагын җыярга тырыштык, дип белдерде БТК әһелләре берничә көн элек әлеге уңайдан үткәрелгән матбугат җыелышында.
Корылтайга атаклы галимнәребездән Рәшит Сүнәев, Роберт Нигъмәтуллин, Надир Дәүләт, Гөнүл Пултар, Окан Даһер килергә җыена. Ә менә Америкада гомер итүче мәшһүр тарихчыбыз Юлай Шамилуглы чакырудан баш тарткан булып чыкты. Сәбәбе җитди диделәр. Бу көннәрдә Юлай әфәнде гаиләсе белән Астанага күчеп йөри икән. Астанадагы Нурсолтан Назарбаев исемендәге университетта берничә ел сабак бирергә чакырганнар аны. Кызганыч, безнең федераль университет казакълар кебек эш шартлары тудыра, зур хезмәт хакы түли алмый, дип бәян итте бу хәлне галимнең Казандагы дуслары. Сүзебезне галимнәрдән башлавыбыз тиктомалдан гына түгел.– Татар галимнәре – бик зур гыйльми көч. Алар – бөтен барлыгыбызның умыртка сөяге. Әгәр галимнәр читләшә икән, җәмгыятьнең кая барганлыгын фикерләүчеләр калмаячак. Зур-зур гыйлем әһелләребез татар галимнәрен аерым җыюны, туплауны яклап чыкты. Без татар галимнәренең беренче генә түгел, икенче җыенын да оештырып бирдек. Әмма Татарстан Фәннәр академиясе бу башлангычны күтәреп алып китә, дәвам итә алмады, – дип белдерде бу уңайдан күптән түгел генә БТК башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров.
Чынлап та, БТК әһелләре галимнәр белән һәр көнне эшләп утыра алмый. Көндәлек эшчәнлекне һөнәри оешма-учреждениеләр башкарырга тиеш. Әнә БТК башкарма комитеты "Түгәрәк уен" фестивален оештырып күрсәтте бит. Хәзер әлеге фестивальне оештыру белән тәмен белеп, татар төбәкләрендәге һәвәскәрләрне җәлеп итеп, ТР Традицион мәдәниятне үстерү үзәге шөгыльләнә. Корылтайның дәрәҗәсен, мәртәбәсен гадәттә туры сүзле, тирән фикерле галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре билгели. Башкалабызга милләтебезнең гыйльми җегәрен, акыл казанын гәүдәләндерүче шәхесләр күп җыелганмы – берничә көннән күрербез. Ни кызганыч, Зәки Зәйнуллин, Кәрим Яушев кебек милләтпәрвәрләребез делегатлар исемлегендә дә, чакырылган затлар исемлегендә дә шәйләнми. Шул ук вакытта Башкортстан делегатлары исемлегендә журналист, шагыйрә, җырчы һәм, гомумән, киң кырлы талант иясе Флюра Низамова булуы сөендерде. Корылтай мөнбәреннән сүз биргән сурәттә төпле фикерен җиткерми калмас иде каләмдәшебез. Билгеле, Башкортстаннан чыгыш ясаучы галимнәр дә аз булмас (Татарстаннан кала иң ишле делегация шуннан). Чөнки татар язмышы нигездә шушы ике республикада хәл ителә.
Ни кызганыч, Башкортстан хакимиятләре әле һаман татар теленә дәүләт теле статусы бирергә ашыкмый. Мондый хәлне кайберәүләр хакимиятләр белән уртак тел таба алырлык татар милли әйдәмәне-лидеры барлыкка килмәү белән аңлата. Әмма Башкортстанда вәзгыять күпкә катлаулырак, четереклерәк. Шул ук вакытта без Мордовия Республикасы, Пенза өлкәсе кебек төбәкләрдә яшәүче кардәшләребезнең ихтыяҗ-дәгъваларына да күз йома алмыйбыз. Шөкер, соңгы арада әлеге төбәкләрдә милләттәшләребезгә мөнәсәбәт уңай якка үзгәрә башлады. Быел Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылында бөтенроссия татар авыллары Сабан туе уздырылуы, Мордовия хакимиятләренең Озерка-Аккүл авылындагы мөслимә укытучыларны яулык ябу мәсьәләсендә аптыратудан туктаулары – шуның күркәм мисалы.
Бу җәһәттә БТК башкарма комитеты да җирле хакимиятләргә саллы сүзен җиткерде. Узган V корылтайда Казакъстаннан килгән делегат, профессор Гриф Хәйруллин, Татарстаннан ярдәм көтеп кенә ятмыйк, киресенчә, Татарстанга ярдәм фонды оештырыйк, дигән фикер җиткергән иде. Кызганыч, милләтебез әлегә мондый дәрәҗәгә күтәрелеп җитә алмады.
– Моның өчен җирдә нык басып торырга кирәк. Һәр җирдә, һәр төбәктә эре бизнестагы кешеләр булуы зарур. Кече эшмәкәрлек, ни кызганыч, бик күп эшләргә нигез булып тора алмый. Әле бездә зур мая туплаган шәхесләр, ак байлар аз. Авыл эшкуарлары, эре бизнес вәкилләре җыеннарын җыеп, ак байлар тәрбияләүгә керештек. Хәзер алар милләтебезнең бүгенге хәлен, республикабыз мөмкинлекләрен чамалый башлады. Инде хәзер безнең ярдәм нәрсәдән гыйбарәт булырга тиеш соң дигән фикер аларның башларына килми калмас, – дип өметләнә бу уңайдан Ринат Закиров. Тарихчы галимебез Дамир Исхаков исә, Россия законнары моңа мөмкинлек бирә дип, бу җәһәттән зур байларыбызга Казанда милли университет ачарга тәкъдим итә. Әнә яһүд байлары, татарлар кебек ишле булмаса да, бүген илебездә ике хосусый милли университет тота.
– Иң мөһиме: хәзер безгә нәтиҗә ясарга, әйтик, алдарак уздырылган корылтайларның карарларын алып, нәрсә эшләнгәнлеген, ирешә алмаганнарның безгә бәйле һәм бәйле булмаган сәбәпләрен барларга, ачыкларга кирәк, – дип белдергән иде ТР Дәүләт Советының мәдәният, мәгариф, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, шагыйрь Разил Вәлиев биш ел элек уздырылган бишенче корылтайдан соң, тәэсирләре турында сораштыргач. Бу теләк-тәкъдим бүген дә бик урынлы. Сүз ахырында мөнбәрдән чыгыш ясаячак делегатлар колагына шуны да җиткерәсем килә: зинһар, хисап тоту белән шөгыльләнмәсәгез иде. Югыйсә вакытыгыз бетте бит дип бүлдергәч, фикер-тәкъдимнәрем нотыгымның ахырында иде бит, дип кайберәүләр дәгъва белдерә, үпкәли башлый. Казанда зур татар дөньясы җыелган көннәр бу. Чыгышыгызның һәр минуты кадерле. Сездән соң да зирәк фикерләрен залга җиткерергә ымсынып торганнар бар. Мөхтәрәм делегатлар, чыгышыгызның һәр минуты милләтебезнең тарту көчен арттыруга хезмәт итсә иде.
Рәшит Минһаҗ, Ватаным Татарстан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев