Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанга дөньяның барлык почмакларыннан авыл яшьләре җыелачак

11-14 май көннәрендә Казанга дөньяның барлык почмакларыннан авыл яшьләре җыелачак. Биредә алар үзара тәҗрибә уртаклашыр дип көтелә. Әлеге чара кысаларында «Яшьләр. Авыл. АПК» авыл яшьләре халыкара форумы узачак. Чараны Россия авыл яшьләре берлеге һәм Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе оештыра, дип хәбәр ителә әлеге оешма сайтында. Форум кысаларында авыл яшьләре, яшьләр сәясәте белән эшләү системасы һәм механизмы буенча дискуссия мәйданчыклар үткәрелер дип көтелә. Катнашучыларга Казанның кызыклы урыннарына экскурсияләр дә оештырылачак. Соңрак форум яшьләре Алабуга районына юл тотачак. Биредә алар авыллар, аларның халкы, тарихы, көнкүреше, район мәдәнияте белән танышачак. Форумда 18 - 35 яшьлек кешеләр катнаша ала. Моның өчен 30 апрельгә кадәр ais.fadm.gov.ru сайтында электрон гаризаны тутырырга кирәк иде. Катнашу бушлай.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев