Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда "Замана яшьләре һәм Россия халыкларының рухи кыйммәтләре" дип исемләнгән конференция узачак

11 май көнне Россия ислам институтында "Замана яшьләре һәм Россия халыкларының рухи кыйммәтләре" дип исемләнгән III Республика студентлар фәнни-гамәли конференциясе үтәчәк, дип хәбәр итә Россия ислам институтының матбугат хезмәте. Конференциянең оештыручылары - Россия ислам институты, Казан ислам университеты һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте. Конференция ачылышында Россия ислам институты ректоры Рәфыйкъ Мөхамәтшин, Татарстан муфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, Россия ислам институтының фәнни эшләр буенча проректоры Рафис Закиров, нәзарәтнең фән һәм мәгариф бүлеге башлыгы Айдар Кәрибуллин и һ.б. катнашачак. Конференция кысаларында 4 секция эшлиячәк: Россиядә дини тәгълимат үсеше; мультиконфессиональ киңлектә мәдәният һәм тел; массакүләм мәгълүмат чаралары көзгесендә дин; дини принципларга нигезләнгән икътисад. Конференция катнашучылары Россия ислам институты һәм Казан ислам университеты , Татарстан мәдрәсәләре студентлары, КФУ һәм республиканың башка вузларында белем алучылар булачак.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев