Татар матбугаты
Казанда ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы объектлары сурәтләнгән уникаль открыткалар табарга мөмкин
Казанда чикләнгән тираж – нибары 1000 данә – Татарстанда ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы объектлары сурәтләнгән открыткалар чыгарылган. Открыткаларга Болгар тарихи-археологик комплексы, Казан Кремле тарихи-архитектура комплексы һәм Зөя утрау шәһәрчегендәге Успение соборы һәм монастыре төшерелгән. Бу хакта Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Россия почтасы ярдәмендә әлеге открыткаларны дусларга һәм туганнарга җибәрү мөмкинлеге Успение соборын һәм монастырен ЮНЕСКО исемлегенә кертү турындагы сертификатны тапшыру тантанасы алдыннан бирелгән. Бу тантана "Пирамида" күңел ачу комплексында узды.
Моннан тыш, истәлекле вакыйга уңаеннан сувенир штемпель булдырылган. Аның ярдәмендә открыткаларда ЮНЕСКО гербы һәм рус, инглиз телләрендә “Бөтендөнья мирасы объектлары” язуы эзен калдырып була.
Открыткалар һәм сувенир штемпель әлеге чарага махсус рәвештә Evolution агентлыгы тарафыннан чыгарылган. Бу агентлык Татарстанда ЮНЕСКО объектлары турындагы фотоэшләр күргәзмәсенең оештыручысы булып тора.
Татар информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев