Татар матбугаты
Казанда яңа рекорд - 11 мең 951 бала туган
2016 нчы елның беренче яртыеллыгында Казанда 11 мең 951 бала якты дөньяга аваз салган. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 429 га күбрәк. Бу хакта Казан мэриясендә Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин җитәкчелегендә узган "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә Казанның ЗАГС идарәсе башлыгы Гүзәл Габбасова хәбәр итте.
Туу турында теркәлгән актлар саны буенча Татарстан башкаласы Идел буе федераль округының миллион халкы булган шәһәрләр арасында лидер булып тора. Икенче һәм аннан соңгы балалар беренче яртыеллыкта туган сабыйларның гомуми санының 55 процентын тәшкил итә. Моннан тыш, өч гаиләдә өч игезәк бала туган. Казан халкының табигый үсеше 5226 кеше тәшкил итә. Туу үлем очракларыннан 43 процентка артык.
2016 нчы елның 6 ае эчендә 4112 яңа гаилә теркәлгән. 2015 нче елның шушы чоры белән чагыштырганда, 420 гә ким. Гүзәл Габбасова моны яшьләрнең кәбисә елында өйләнешергә шикләнүләре белән аңлатты. Быел 6 айда 2360 гаилә таркалган. Докладчы аерылышучылар саны бераз артуын искәртте. Яңа гаилә коручылар саны берникадәр кимүгә карамастан, Казанда Идел буеның зур шәһәрләре арасында теркәлгән никахлар һәм аерылышулар нисбәте иң түбәне.
Белешмә өчен. XXI гасырда Казанда беренче демографик рекорд 2012 нче елда булган. Ул елны бала туу буенча рекорд куелган 1987 нче елга караганда да, сабыйлар 10 процентка күбрәк туган. Соңгы 10 елда Казанда туу күрсәткече 2 мәртәбә арткан.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев