Татар матбугаты
Казанда "Яңа дәвер" заманча татар музыкасы концерт-презентациясе узачак
Бу хакта кичә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат очрашуында проектның генераль продюсеры Рамил Таҗетдинов әйтте. Бу – ачык һавада, тере тавышка этно-джаз, фьюжн, поп, кантри, рок-баллада, поп-рок, нео-классика кебек жанрларда иҗат итүчеләр мәйданы.
“Проектның максаты – сыйфатлы заманча татар музыкасы үсешенә мәдәни мохит тудыру, профессиональ музыкантларны бергә җыю, иҗатка яңа гына килүче яшьләргә үсү өчен һәртөрле ярдәм кулу сузу һәм заманча мәдәният белән бергә татар телен саклау", – диде Рамил Таҗетдинов.
Оештыручылар әйтүенчә, әлеге концерт – зур масштаблы проектның башы гына.
“Мин 2014 елда “Болгар” радиосында шушы исемдәге үземнең авторлык тапшыруымны башлаган идем, – ди проектның идея авторы һәм җитәкчесе Алсу Таҗетдинова. Ул безгә Арслана исеме аша таныш. – Бу проект бүген генә килеп чыккан эш түгел. Стартка без берничә ел килдек. Оештыру составының да, катнашучыларның да зур тәҗрибәсе бар. Шуңа күрә уртак мәйданга туплану кыен булмады безгә. Татар телен саклап калу өчен бу проектның әһәмияте зур. Монда профессиональ музыкант һәм җырчылар белән бергә, эстрадага яңа аяк басучылар да катнаша. Бу исә – тәҗрибә, өйрәнү, уртак эш дигән сүз. Татар музыкасын, сәнгатен күтәрү буенча Президентыбызның да тәкъдиме һәм фатыйхасы булды. Шуңа күрә, бу эшне киләчәктә дәвам иттерербез, булдырып чыгарбыз, дәвамлы итәрбез дип уйлыйм".
“Яңа дәвер” заманча татар концерт-презентациясе 30 августта, 18.00-20.00 сәгатьләрдә Иске Татар бистәсендә узачак.
Татар информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев