Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда "XXI гасырда классик гитара" исемендәге X халыкара фестиваль уза

19- 26 март көннәрендә Казанда «XXI гасырда классик гитара» исемендәге X халыкара фестиваль уза. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Чараны оештыручы һәм илһамландыручы – Татарстан һәм Дагыстанның атказанган артисты, музыкант, педагог, продюсер һәм күпсандагы музыкаль проектлар авторы Айнур Бегутов. X фестивальнең иң билгеле катнашучылары  - Фабио Занон, Антигони Гони һәм Хосе Антонио. Алар - музыка дөньясының танылган осталары. Тамашачылар Казанның биш мәйданында узачак 5 төрле концерт карый алачак. 19 март Казан Ратушасында «Гитара биска» программасы белән Айнур Бегутов чыгыш ясады. 20 мартта М.Горький исемендәге музейда «Роланд Диенс истәлегенә» программасын Р. Диенсның укучысы Филип Муратоглу тәкъдим итте. 22 март С.Сәйдәшев исемендәге Зур Дәүләт концерт залында «XXI гасырның супер йолдызлары» – Антигони Гони һәм Фабио Занон чыгыш ясаячак. 24 март Россия, Франция, Греция, Испаниянең алдынгы музыкантлары катнашында гала-концерт узачак. Анда уникаль программа һәм танылган йолдызлардан Анитигони Гони, Филип Муратоглу, Григорий Новиков (романтик гитара), Сергей Руднев (рус җиде кыллы гитарасы), Валерий Ксенофонтов һәм Айнур Бегутов дуэты, Светлана Товстуха (виолончель) һәм Айнур Бегутов дуэты, шулай ук Александр Лаврентьев җитәкчелегендәге гитарачылар ансамбле һәм Nobilis Ensemble камералы коллективы чыгыш ясар дип көтелә. 26 марттагы La Primavera һәм «Яңа музыка» камералы оркестрлары катнашындагы «Гитара оркестр белән» программасы проектның чын бизәге булачак. Фестиваль барышында III Халыкара С.Д.Орехов исемендәге бәйге оештырылачак. Аның кысаларында төрле мастер-класслар үтәчәк.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев