Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда XIX–XX гасырдагы Петербург модерны дөньясына багышланган күргәзмә ачылачак

5 нче октябрьдә “Эрмитаж-Казан” үзәгендә Дәүләт Эрмитажы җыелмасыннан “Петербург модерны. 1890-1910 еллар. Стиль һәм дөньяви мода” күргәзмәсе ачыла.

Күргәзмә составына кергән замана кешеләренең сәнгати һәм фотосурәтле портретлары, шулай ук интерьер предметлары белән баетылган модерн стилендәге костюмнар һәм аксессуарлар XIX–XX гасырдагы Петербург “дамалары дөньясы” турында зур күзаллау тудыра.

Биредә барлыгы 150дән артык экспонат тәкъдим ителә, аларның бер өлеше беренче тапкыр күрсәтелә.

Күргәзмәгә фәнни иллюстрацияле каталог әзерләнгән, дип хәбәр итә “Казан Кремле” музей-тыюлыгының матбугат хезмәте.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев