Татар матбугаты
Казанда VIII Бөтендөнья татар яшьлəре форумы узачак
1-5 августта Казанда VIII Бөтендөнья татар яшьлəре форумы узачак. Быелгы форум эшчәнлегендә 30 чит ил, Россия Федерациясенең 60 регионы һəм Татарстан районнарыннан 1000нән артык делегат катнашачак. Форумда татар телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, яшь буынның татар милләтенең үзенчәлеген саклауда тоткан урыны каралачак. Бу хакта Бөтендөнья татар яшьләре форумының матбугат хезмәте хәбәр итә.
3нче августта 7 юнəлеш (“Бизнес”, “Тарихи хəтер”, “Тел сәясәте һәм милли мәгариф”, “Яңа мəдəният”, “Гаилə һəм тəрбия”, “Татарстан илчеләре”, “Медиа”) буенча дискуссион мəйданчыклары эшлəячəк. Һәрбер мәйданчык татар яшьлəренең үсеше турында тəкъдимнəр формалаштырачак. Шул ук көнне форумның пленар утырышының ябылуы һəм форумның житəкче органнарын сайлавы узачак. Төшке аштан соң астрофизик, Россия фәннәр академиясе академигы, РФ дәүләт премиясе лауреаты Сүнəев Рəшид Али улы лекциясе һəм заманча татар музыка кичəсе узачак. Катнашучылар арасында: хип-хоп, джаз һəм соул уйнаучы Yummy Music лейбл артистлары, K-Ru, Usal, Altan, Said Olur реп-башкаручылары, жырчы Илгиз Шəйхразиев һəм татар стендаперлары.
4нче августта Балтач, Телəче, Саба һəм Арча районнарына бару каралган. Һəр район делегатлар өчен үз программасын тəкъдим итəчәк. Кичен, Арча шəһəре көнендə, делегатлар Татарстанның атказанган артистлары белəн бер сәхнәдә үзлəренең ижади номерларын, күңел ачу программаларын тәкъдим итәчәкләр.
Форумның соңгы көнендә, 5нче августта, 11.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадəр “Черек күл” паркында “Печəн базары” заманча татар мəдəнияте фестивале узачак. Бу елны фестивальдə 100 дизайнер катнашында дизайн-маркет; татарлар, мəдəният һəм Казан тарихы турында лекторийлар, Казан ханлыгы археологиясе турында экскурсиялəр уздырылачак; кафе һəм рестораннар тәкъдим иткән мастер-класслар, фин, америка, себер, əстерхан татарларының милли ризыклары; балалар мəйданчыгы; «Гыйлем» проекты мəйданчыгында химия, экология һəм фəлсəфə лекциялəре, ачык «Qayyum» фəнни олимпиадасы, Һарри Поттерның татарчага тəржемəсе; «Бию for you» мастер-класслары; акустик татар музыкасы; заманча рəссамнарының инсталляциясе тəкъдим ителəчəк.

- VIII Бөтендөнья татар яшьлəре форумының программасында: пленар утырыш, татар яшьлəре проектлары аллеясе, округлар буенча проектлар сессиясе, 7 юнəлеш буенча (“Бизнес”, “Тарихи хəтер”, “Тел сәясәте һәм милли мәгариф”, “Яңа мəдəният”, “Гаилə һəм тəрбия”, “Татарстан илчеләре”, “Медиа”) дискуссион мəйданчыклары оештырылачак. Дискуссион мəйданчыкларының лекторлары республиканың алдынгы спикерлары һəм экспертлары булачак. Форум кысаларында лекциялəргə, музейларга, Татарстан Республикасының һәм Казанның тарихи-мəдəни урыннарына бару һəм төрле мастер-классларда катнашу каралган.



- VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы тарафыннан оештырыла.
- Бөтендөнья татар яшьләре форумы 2004нче елда барлыкка килә. Шул ук елны Татарстаннан, Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән һәм дөньяның 16 иленнән 484 делегат җыйган беренче съезды үткәрелә. Бүгенге көндә Форум Бөтен дөнья буенча 100гә якын иҗтимагый, дини һәм мәдәни оешмаларны берләштереп һәм координацияләп тора.
Татар-информ
Фото: Бөтендөнья татар яшьлəре форумы/ архив
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев