Татар матбугаты
Казанда Тукайның Урта Азия һәм Кытайга сәяхәтенә багышланган "Истә калганнар" китабы турында фикер алышачаклар
14 апрельдә 11.00 сәгатьтә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында оештырылган матбугат конференциясендә сүз Тукай фонды тарафыннан чыгарылган һәм Тукайның Урта Азия һәм Кытайга сәяхәтенә багышланган “Истә калганнар” китабы турында барачак.
Матбугат конференциясендә журналистлар белән аралашуда китап авторларының берсе – Тукай фонды президенты Риман Гыйлемханов, Татарстан китап нәшрияты генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин, Татарстан китап нәшриятының нәфис әдәбият редакциясе җитәкчесе Газинур Моратов, шагыйрьләр Зиннур Мансуров һәм Рөстәм Зәкуанов булуы көтелә.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе алып барылачак. Теләгән кешеләр видеога шәрехләрдә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачак.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев