Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда төрки дөньяның иң яхшы фильмнары тәкъдим ителәчәк

2018 елда Казанда яңа кинофестиваль үткәреләчәк. Ул “Төрки дөнья киносы атналыгы” дип атала һәм анда төрки дөньяның иң яхшы фильмнары тәкъдим ителә. Атналык март азагында – Нәүрүз көннәрендә планлаштырыла. Бу хакта “Татаркино” оешмасының ел йомгакларына һәм логотип белән сайтларын тәкъдим итүгә багышланган матбугат конференциясендә Миләүшә Айтуганова әйтте. Казанда Төрки дөнья киносы атналыгы үткәрелү нияте Татарстанның Төрки дөнья ассоциациясенә керүенә бәйле. Искәртеп үтәбез, Истанбулда II Төрки дөнья документаль фильм фестивале һәм бәйгесе кысаларында үткәрелгән төрки дөнья илләренең кино оешмалары җитәкчеләре җыенында "Татаркино" дәүләт бюджет оешмасы директоры, Казан халыкара мөселман киносы фестивале директоры Миләүшә Айтуганова “Төрки дөнья кино ассоциациясе” шурасына сайланган иде. Әлеге чарада кино сәнгатен үстерү, җәелдерү буенча хезмәттәшлек мәсьәләләре каралды, уртак фильмнар төшерү мөмкинлекләре турында фикер алышынды.
Рузилә Мөхәммәтова, Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев