Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда Тольятти шәһәренең "Пилигрим" курчак театры гастрольләре узачак

Бу хакта “Әкият” курчак театры матбугат хезмәте хәбәр итә. 6 һәм 7 май көннәрендә Татар дәүләт "Әкият" курчак театры сәхнәсендә Тольятти артистлары казанлыларга А.Чеховның “Каштанка” хикәясе буенча лирик спектакль күрсәтәчәк. Каштанка исемле эт агач эшләре остасы Луканың остаханәсендә яши. Әмма көннәрдән беркөнне, урамда адашып йөреп, циркта хайваннар өйрәтүче Жорж исемле кешегә килеп эләгә. Шулай итеп аның яңа хуҗасы, дуслары, Тетка дигән яңа исеме һәм цирк артисты булу мөмкинлеге барлыкка килә. Каштанка – Тетка бик талантлы эт булып чыга. Бер сүз белән әйткәндә, Каштанка өчен яңа тормыш башлана. Мәхәббәт һәм тугрылык, талант һәм үз-үзеңне корбан итү, киләчәк язмышыңны сайлаудагы кыенлыклар турындагы спектакльнең нигезенә Каштанканың хис-кичерешләре салынган. Яшь тамашачыларга “Ни өчен Каштанка яхшы күңелле яңа хуҗасын, танылган артист тормышын ташлап, элеккеге "эт тормышын” сайлаган?” дигән сорауга җавап эзләргә туры киләчәк. Үз чиратында “Әкият” курчак театры 12 һәм 13 май көннәрендә Тольятти шәһәрендә Г.Тукай әкиятенә нигезләнеп язылган, Г.Рәхим сценарие буенча куелган “Кәҗә һәм Сарык” спектаклен күрсәтәчәк.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев