Татар матбугаты
Казанда Татарстан-Төркия дуслык җәмгыяте, юбилее уңаеннан, бәйрәм кичәсе оештыра
Республикабыздагы Татарстан-Төркия дуслык җәмгыяте үзенең 25 еллык юбилеен уздырырга җыена. Бәйрәм кичәсе 9 февральдә Төркиянең Казандагы Генераль консуллыгы бинасында узачак. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә җәмгыятьнең идарә рәисе, язучы Фирдүс Фәтхелисламов хәбәр итте.
Әңгәмәдәш нәкъ 25 ел элек, 1992 елның февралендә, җәмгыятнең оештыру конференциясе булып узганын әйтте. Ул вакытта аның оештыручылары арасында күренекле татар әдипләре, галимнәр һәм дәүләт эшлеклеләре булганын билгеләп узды. Чарага Татарстан Республикасы Дәүләт Советыннан, Татарстанның Мәдәният министрлыгыннан кунаклар, татар зыялылары чакырулы. Бәйрәм Төркиянең Татарстандагы кардәш шәһәрләре булган Азнакай белән Нурлаттан үзешчән коллективларның чыгышлары белән үрелеп барачак.
“Чирек гасыр дәвамында иҗтимагый оешма Татарстан белән Төркия арасында тыгыз элемтәләр урнаштыруга, кардәш халыклар арасында дуслыкны ныгытуга, мәдәни һәм икътисади хезмәттәшлекне киңәйтүгә зур өлеш кертте. Аның ярдәме белән төрек-татар лицейлары ачылды, ерактагы илне таныту максаты белән күргәзмә һәм концертлар үткәрелде, яшьләребезгә Төркиядә уку мөмкинлеге туды, хәтта төрек газеталарының берсе татар телендә Казанда нәшер ителде. Татарстан-Төркия дуслык җәмгыяте халык дипломатиясенең матур бер үрнәге булып тора. Оешманың эшчәнлеге хакимият органнары тарафыннан да яклау таба. Мәсәлән, республиканың шәһәр һәм район администрацияләре җәмгыятьнең теге яисә бу төрек шәһәре белән кардәш булу тәкъдимен гадәттә кабул итәләр һәм ике ил шәһәрләре арасында тыгыз элемтәләр урнаштырыла. Әйтик, узган елны Азнакай белән Ак диңгез буендагы дөньяның иң борынгы шәһәрләреннән булган Тарсус каласы арасындагы кардәшлекнең 20 еллыгы бәйрәм ителде. Иң мөһиме, дөньялар тыныч булсын, илләр арасында дошманлык тумасын, дуслык һәм хезмәттәшлек чәчәк атсын”, – ди Фирдүс Фәтхелисламов.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев