Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда Татарстан сайлау комиссиясе әгъзалары сайлауларга нәтиҗә ясады

13 октябрьдә Казанда Татарстан сайлау комиссиясе әгъзалары сентябрьдә узган VII РФ ФҖ Дәүләт Думасына сайлауларга нәтиҗә ясадылар. Киңәшмәдә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты, дип хәбәр итә Татарстан парламенты матбугат хезмәте.

Кампания яңа сайлау законы йогынтысы шартларында узды диде парламент җитәкчесе. 15 елдан соң Дума сайлаулары янә катнаш система буенча узды.

Республикада сайлау кампаниясе ачык, көндәшлек белән, чиста һәм ачык узды дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. Аның фикеренчә, монда сайлау процессының искиткеч оештырылуы, мәгълүмати-аңлату эшләре алып бару һәм сайлау комитеты хезмәткәрләрен өйрәтүче акцияләр оештыру да мөһим роль уйнаган.

Дәүләт Советы Рәисе сайлау комиссиясе әгъзаларына профессиональлек һәм киеренке сайлау алды кампаниясен һәм тавыш бирү көнен оештыру эшенә җаваплы караулары өчен рәхмәт белдерде. "Икенче юлы сайлаучылар арасында да зур аңлату эшләре алып барырга кирәк дип саныйм", - дип тәмамлады Мөхәммәтшин.

Республика территориясендә 2812 участок һәм 65 территториаль комиссия эшләде. Татарстанда 2 млн 890 мең 945 сайлаучы теркәлгән. 18 сентябрьдә сайлау урналары янына 2 млн 277 мең 696 татарстанлы (тавыш бирүчеләр 78,79 процент) килгән. Россия парламенты түбән палатасында республикадан 15 депутат сайланды.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев